Унсекшурский (Такапи, Токипи, ) — Удмуртиянең хәзерге Балезино районы территориясендә урнашкан булган юкка чыккан татар авылы.
Географиясе Авыл республиканың төньяк-көнчыгышында, Балезино район үзәгеннән төньякка таба турыдан якынча 12 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Унсекшур авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Тарихы
1670 елларда район территориясенә Карино авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Слободской районы) чүпче (нократ) татарлары һәм бисермәннәр күчеп утыралар.Tatarica. Татар энциклопедиясе. 1678 елда Кистем, Үрьякал авыллары нигезләнә.
1850-елларда Үрьякаладан күчеп утыручылар Унсекшур авылын нигезлиләр. Беренче тапкыр 1859 елда телгә алына, бу вакытта биредә 1 йортта 10 татар кешесе яшәгәнВятская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов. СПб, 1876. 1884 елда йортлар саны 5кә җитә, 28 татар яшәгән.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 8. Глазовский уезд. Ч. 2. Подворная опись. — Вятка, 1892.
1914 елда — биш хуҗалык, 42 яшәүче (барысы да татарлар). 1924 елда биш хуҗалык, 38 яшәүче (барысы да татарлар).Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.
1930 еллар ахырында бетерелә.
Искәрмәләр
Әдәбият Пислегин Н. В., Чураков В. С. Населенные пункты Удмуртского Прикамья XVII — середины XIX в. / УдмФИЦ УрО РАН. — Ижевск, 2020. — 784 с.
Төркем:Балезино районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары