Азат Вәлиев, Азат Габбәс улы Вәлиев (Азат Габбасович Валиев; 1937 елның 11 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Тельман районы, Яңа Әмзә) — төзүче-шахтер, хуҗалык-идарә эшлеклесе, хәйрияче. 1993 елдан 2022 елга кадәр «Махсуслаштырылган җир асты эшләре идарәсе» ААҖ генераль директоры. Россия Федерациясенең (1993) һәм Татарстанның (2003) атказанган, Мәскәү шәһәренең мактаулы (2007) төзүчесе. Россия Тау фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1937 елның 11 сентябрендә Татарстан АССР Тельман (1958 елдан Октябрь, 1997 елдан Норлат) районы Яңа Әмзә авылында туган. Әтисе Габбәс, әнисе МаһруйНурлатта туып-үскән башкалада яшәүче танылган төзүче Азат Вәлиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Нурлат муниципаль районы, 11.09.2022.
1945—1952 елларда Яңа Әмзә башлангыч мәктәбендә, 1952—1955 елларда Биләр районы Яңа Әлмәт урта мәктәбендә белем алган. 1956—1959 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган.
Армиядән соң, Тула өлкәсенә китеп, үзләштерелә башлаган зур күмер бассейнына эшкә урнашкан. 1959—1964 елларда «Красногвардейскуголь» трестының 10нчы шахтасында күмер казу участогында шахтер һәм «Тулшахтастрой» трестының Спецшахтаподземстрой идарәсендә җир асты шахтеры булып эшләгән. Вакыт-вакыт Мәскәүнең җир асты коммуникацияләрен ремонтлауда ярдәм итү өчен башкалага командировкаларга җибәрелгән.
1964 елда Мәскәүдә Юл һәм күпер төзелеше Баш идарәсенә (Мосинжстрой) эшкә урнашкан. Алты елда шахтерлар бригадирыннан идарә башлыгына кадәр үскән.
Мәскәүдә техник училище, аннары Мәскәү тау институтын тәмамлаган. Ул җитәкләгән төзелеш идарәсе тоннель казу буенча махсуслаша башлаган. 1993 елның гыйнварында үзе җитәкләгән төзелеш идарәсен «Махсуслаштырылган җир асты эшләре идарәсе» ААҖ () итеп үзгәртүгә ирешкән, ААҖ генераль директоры булганВалиев Азат Габбасович. stroi.mos.ru. Азат Вәлиев җитәкчелегендә АҖ авыр вакытларны уңышлы гына җиңеп чыгып, үз командасын саклап калган. Соңгы елларга кадәр компаниядә якынча 800 кеше эшләгән, һәм участок белән идарә итү тулысынча компьютерлаштырылган. Ул Мәскәү һәм төбәк муниципалитетлары ихтыяҗлары өчен күп тармаклы җир асты эшләрен башкарган, диаметрлары 2-4 метр булган тоннельләр, шахта коелары төзегән, магистраль җылыту торбаларын, канализация линияләрен, су агызу торбаларын, җир асты коммуналь коллекторларын, җир асты парковка гаражларын, җәяүлеләр кичү юлларын һәм төрле койма корылмаларын урнаштырган. СУПР ААҖ иң тирәндәге һәм иң катлаулы катны — җир өслегеннән 7 метрдан 25 метрга кадәр түбәнрәк катны үзләштергән. Соңгы эш урыны — 69нчы Махсуслаштырылган Җир асты эшләре идарәсе (Мәскәү) генераль директоры киңәшчесе,
Азат Вәлиев — танылган хәйрияче. Ул Кол Шәриф мәчете төзелешен, Казан Кремлендәге Благовещение кафедраль соборын торгызуны финанслаган, Мәскәүдә төзүдә, Троица-Сергий Варницкий монастырен, Коломнадагы Изге Троица чиркәвен торгызуда, Римда православие чиркәве төзелешендә катнашкан, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмгыятенә актив ярдәм күрсәтәДостойный сын татарстанской земли. республика21век.рф, 07.01.2025. Генераль подрядчы буларак, СУПР Мәскәүдә Новокузнецкий проспектындагы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга ясалган һәйкәлне урнаштыруны һәм башкала үзәгендәге җәмәгать бакчасын төзекләндерүне үз өстенә алганАзату Валиеву вречен памятный знак Тукая. ПОЛПРЕДСТВО РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН (г. Москва), 8.09.2022. СУПР бүлекчәләренең берсе тулысынча яңарткан, заманча вентиляция системалары белән җиһазландырылган, җир асты гаражы булган якты дүрт катлы бинага Мәскәүдәге Татарстан Республикасы Вәкиллеге урнашкан. Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачуда хәйрия ярдәме күрсәткән. Туган авылы Яңа Әмзәдә мәчет һәм яңа клуб төзелешенә ярдәм иткән һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1987 — Юл һәм күпер төзелеше Баш идарәсенең (Главмосинжстрой) мактаулы төзүчесе 1989 — Хезмәт ветераны 1993 — Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе — Мәскәү шәһәрендә сәнәгать, торак һәм социаль объектлар төзелеше өлкәсендәге хезмәтләре өчен О присвоении почетных званий Российской Федерации. Указ Президента РФ № 798 от 1.06.1993 2003 — Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкка, мәдәни һәм рухи мирасны саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткәне, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышлары өчен Рустам Минниханов в Москве вручил медали в честь 100-летия ТАССР. Всемирный конгресс татар, 04.12.2020 2007 — Мәскәү шәһәренең мактаулы төзүчесе «Россия шахтеры» алтын билгесе кавалеры Нурлат шәһәренең мактаулы гражданы Кызыклы факт 1990-еллар башында Мәскәү шәһәре хакимияте Азат Вәлиевка Социалистик Хезмәт Герое дигән абруйлы исем бирү өчен барлык кирәкле документларны әзерләгән булган. Моңа бары тик дәүләтнең җимерелүе генә комачаулаганРинат Мухамадиев. Уроженец Нурлата — строитель столицы Азат Валиев отмечает свой юбилей. Новости Нурлата, 11.09.2022.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Рузалия, Башкортстаннан. Уллары Булат, Ринат.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Римма Садыкова, Аниса Бахтиева. Комплектование документами личного происхождения ЦГА ИПД РТ. «Гасырлар авазы», № ¾ (68/69), 2012 г. — Стр.268-269. ISSN 2073-7475
Сылтамалар Ринат Мухамадиев. Уроженец Нурлата — строитель столицы Азат Валиев отмечает свой юбилей. Новости Нурлата, 11.09.2022
Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Мәскәү дәүләт тау университетын тәмамлаучылар Төркем:Норлатның мактаулы гражданнары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган төзүчеләре Төркем:РФ атказанган төзүчеләре