Банк системасы — уртак акча механизмы кысаларында эшләүче төрле төр милли банклар һәм кредит оешмалары җыелмасы. Банк системасына үзәк банк, коммерция банклары челтәре һәм башка кредит һәм исәпләү үзәкләре керә. Үзәк банк дәүләт эмиссия һәм валюта курсы сәясәтен гамәлгә ашыра, резерв системасының үзәге булып тора. Коммерция банклары башка барлык төр банк операцияләрен дә башкара.

Банк системасы кредит системасының аерылгысыз өлеше булып тора .

Банк системасы структурасы Банклар системасы — илдә гамәлдә булган банклар һәм башка кредит учреждениеләре, оешмалары җыелмасы.

Банк — ирекле акчаларны җәлеп итү һәм аннан соң аны кредитка бирү, гражданнар һәм оешмалар арасында акча исәп- хисабы ясау белән шөгыльләнүче финанс учреждениесе ул. Банк бездән алган кертем өчен өстәмә акча бирә, яки алган кредит өчен банкка үзебез түлибез. Бу өстәмә суммалар процент ставкалары, ягъни акчадан файдаланган өчен түләү булып тора. Ул кертем яисә кредит суммасына процентларда акчадан файдаланган вакытка исәпләп билгеләнә. Банк эшчәнлегенең төп принцибы — кертемчеләр акчасын саклау һәм аның зуррак өлешен башка затларга бурычка биреп тору, шуның белән керем алу.

Барлык илләрдә хәзерге заман банк системасы ике дәрәҗәдә итеп оештырылган. Югары дәрәҗә — үзәк банк, түбән дәрәҗә — коммерция банклары һәм башка финанс-кредит оешмалары (инвестиция һәм финанс компанияләре, иминиятләштерү компанияләре, пенсия фондлары һәм башкалар).

Банк системалары төрләре

Бериш илләрдә үзәк банк хөкүмәткә буйсындырылган, ә икенчеләрендә — ул бәйсез, әмма һәркайда базар икътисады эшләве өчен зур әһәмияткә ия. Россиядә үзәк банк икътисади яктан бәйсез учреждение булып санала һәм хәтта парламент каравына яңа законнар тәкъдим итү хокукына да ия. Илдә милли валюта булган акча билгеләрен фәкать үзәк банк кына чыгарырга (эмиссияләргә) мөмкин. Аңарда иң эре акча ресурслары бар, халыкара резервлар (башлыча чит ил валютасы, алтын) һәм эчке резервлар (коммерция банкларының мәҗбүри резервлары) да аның карамагында. Шуңа күрә үзәк банк барлык башка банкларга булышлык күрсәтә һәм алар эшчәнлеген контрольдә тота ала. Барлык илләрдә дә ул «хөкүмәт банкиры» ролен үти, ягъни дәүләтнең финанс эшчәнлегенә хезмәт күрсәтә һәм шулай итеп икътисадны җайга салу буенча дәүләт функциясенең бер өлешен үтәүдә катнаша. Үзәк банкның төп функцияләре: дәүләтнең акча-кредит сәясәтен тормышка ашыру, коммерция банкларына кредит бирү, банк һәм финанс системаларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү, милли акча берәмлегенең тотрыклы булуына булышу, акча һәм алтын запасларын саклау. Банклар системасының икенче дәрәҗәсе — коммерция банклары. Ал арны еш кына финанс системасының «эш атлары» дип атыйлар. Базар икътисадында коммерция банкы үз бизнесын оештыручы эшлекле предприятие булып тора. Ул табыш алу максатында клиентларга түләүле хезмәт күрсәтеп (кертемнәр алып һәм кредитлар биреп), турыдан-туры предприятиеләргә, оешмаларга һәм халыкка хезмәт күрсәтә. Коммерция банклары акчалардан файдаланган өчен заемчылардан күбрәк түләү ала (процент ставкасы югарырак), ә кертемчеләргә азрак түли (монда исә процент ставкасы түбәнрәк). Бу процентлар арасындагы аерма банкның табышы була да инде. Шул ук вакытта коммерция банклары хуҗалык эшчәнлегендә төп катнашучыларның вакытлыча ирекле акчаларын яңадан бүлү өлкәсендә, алар арасында түләүләрне тормышка ашыруда мөһим финанс арадашчылары ролен уйный.

Халыкара практикада банк системаларының берничә төре билгеле:

бүлү үзәкләштерелгән банк системасы; базар банк системасы; күчеш чорының банк системасы.

Искәрмәләр

Әдәбият

Лаврушин О. И. Банковское дело: Современная система кредитования. — 2-е, доп.. — М.: Кнорус. — 264 с. Николаева Т. П. Финансы и кредит: Учебно-методический комплекс. — М.: Изд. центр ЕАОИ, 2008. — 371 с. Банки // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907. Финансово-кредитный словарь / Главный редактор В. Ф. Гарбузов. — М.: Финансы и статистика, 1984. — Т. I.

Төркем:Банк эше