Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы (башта Татарстан Республикасының Дәүләт Зур концертлар залы, ДЗКЗ) () ― 1967 елда архитектор М. Х. Агишев проекты буенча төзелгән Казан дәүләт консерваториясенең актлар залын реконструкцияләү турында 1994 елда карар кабул ителгән. Яңа проект авторлары ― конструктор В. А. Абрамов, архитекторлар , В. П. Логинов С. Сайдашев исемендәге Зур Концерт Залы. Ирек мәйданында урнашкан ике катлы бина зур, кече һәм репетиция залларыннан һәм башка бүлмәләрдән тора. 1996 елның июнендә бина кардиналь реконструкциягә дучар булган. 1997 елда Голландиянең «Flentrop» фирмасының зур урнаштырылган. Иҗтимагый һәм мәдәни оешмалар инициативасы белән 2000 елда Салих Сәйдәшев истәлеген мәңгеләштерү һәм Дәүләт Зур концерт залына аның исемен бирү турында карар кабул ителгән.

Эшчәнлек ДЗКЗ сәхнәсендә даими рәвештә дөнья дәрәҗәсендәге коллективлар һәм солистлар чыгыш ясый, опера йолдызлары, танылган дирижерлар һәм виртуозлар концертлары, шулай ук фестивальләр, конкурслар, дөнья премьералары уза.

Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ел саен «Пианофорум» халыкара фестивале, Халыкара хор ассамблеясе үткәрелә, Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестрының концерт сезоннары узаГосударственный симфонический оркестр Татарстана вошел в структуру ГБКЗ им. С.Сайдашева: Портал Министерства культуры РТ, 19 сентября 2007 года, «La Primavera» камера оркестры даими чыгыш ясый. Яңа зал «Новое передвижничество» халыкара фестивале белән ачылган.

ДЗКЗ сәхнәсендә күренекле башкаручылар һәм коллективлар — Владимир Спиваковның , Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры оркестрлары, Олег Лундстремның , , , , чыгыш ясаган

ДЗКЗда күп кенә тантаналы чаралар уздырылган: II Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Президенты инаугурациясе һ. б.

ДЗКЗда түбәндәге фестивальләр узган яки вакыт-вакыт уза: 2009 елның 8―13 февралендә ― III халыкара «XXI гасырда классик гитара» фестивале 2009 елның 31 марты―4 апреле ― II «Абязов-фестиваль» 2009 елның 4―7 декабре ― Концерт органчыларының халыкара фестиваль-конкурсы 2009 елның 21 апреле ― Сигезенче Мәскәү «Джаз чаты» (Джазовый Перекресток, Jazz Crossroads) халыкара фестивале «Пианофорум» халыкара фестивале «Яңа гизүчелек» () халыкара фестивале Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» халыкара классик музыка фестивале. Беренче фестиваль 2011 елның маенда ДЗКЗда узган. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәргән. Фестиваль төрле катнашучыларны, шул исәптән башка музыкаль фестивальләр үткәргәндә дә шәһәр белән таныш булганнарны җыйган. Фестивальнең танылуын киңәйтәсе бар. Софья Гобәйдуллина исемендәге халыкара заманча музыка фестивале. 2011 елның ноябрендә күренекле композитор Софья Гобәйдуллина катнашында аның исемендәге ел саен үткәрелә торган «Конкордия» заманча музыка фестиваленә нигез салына, аның барышында ДЗКЗда Россиянең һәм дөньяның танылган композиторлары һәм башкаручылары чыгыш ясаган. Фестивальне Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә.

Тасвирлама Концерт комплексын 700 урынлык зур концерт залы, 70 урынлык камера залы, репетиция залы, хор, оркестр заллары, шәхси артистлар бүлмәләре тәшкил итә.

Җитәкчелек Директор 1996 елдан ― Мансур Шиһапов (1940―2022), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Инга Николаевна Новикова (1969 елда Казанда туган), 1991 елда «француз һәм немец теле укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019)ГБУК РТ Государственный Большой концертный зал имени Салиха Сайдашева. mincult.tatarstan.ru.

Искәрмәләр

Сылтамалар Официальный сайт ГБКЗ им. С.Сайдашева Сайт ГБКЗ им. С.Сайдашева ГБКЗ им. С.Сайдашева

Төркем:Казан биналары һәм корылмалары Төркем:Концерт заллары Төркем:Казан мәдәнияте Төркем:Салих Сәйдәшев Төркем:1996 елда нигезләнгән оешмалар