Вагнер Карвальо (, 1995 ел, Бразилия) ― балет биючесе, 2017 елдан М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты. Халыкара һәм Россия конкурсларында җиңүче. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1995 елда Бразилиядә туган.

Гаиләсендә беркем дә беркайчан да балет белән шөгыльләнмәгән. Тугыз яшь булганда, сыйныфка яңа укучыларны сайлап алу өчен Зур театрның Бразилиядәге мәктәбеннән педагоглар килгән. Балачактан яхшы координациягә һәм сузылучанлыкка ия булган Вагнерны укырга чакырганнар. Бразилиянең көньягындагы Санта-Катарина штаты Жоинвиль шәһәрендә урнашкан сигезьеллык Зур театр мәктәбен () тәмамлаган. Һәрвакыт Россиядә бию турында хыялланган. Уку вакытында Базиль («Дон Кихот»), Принц («Щелкунчик»), Граф Альберт («Жизель») һәм башка партияләрне башкарган.

2016 елда Таис Диоженес (икенче премия) белән бергә «Арабеск» халыкара конкурсында катнашкан (өченче премия), анда аларның чыгышын ТАДОһБТның балет сәнгать җитәкчесе караган. Чыгыштан соң ул аларга труппага каралу өчен Казанга килергә тәкъдим иткән. 2017 елда Вагнер Татарстан башкаласына килгән.

2017 елдан М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты (премьер)Вагнер Карвальо. ТАГТОиБ им. М. Джалиля. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры берничә юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирә, бу ― экспериментлар белән тулы заманча хореография һәм классик хореография.

Казан сәхнәсендә беренче тапкыр Петр Чайковскийның «Аккош күле» балетында Па-де-труада чыккан. Аннары Ромео партиясен (Сергей Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта»сы) һәм «Белоснежка и семь гномов» балетыннан Принц партиясен ышанып тапшырганнар. Төрле характерлы артист: лирик һәм героик партияләрдә бердәй гармонияле күренә. Типаж буенча романтик принцлар рольләре күбрәк туры килә. Үзен сугышчан партияләрдә уңайлырак хис итә.

2023 елда VI #StagePlatforma заманча балет фестивале кысаларында (инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе ― Татарстанның атказанган артисты һәм ТАДОһБТ премьеры ) «Миллиган шәхесләре» кинобалетында Рейнджер партиясен башкарганАлександр Попов. «Это история про любовь»: в Казани прошла премьера балета-триллера «Личности Миллигана». Татар-информ, 7.11.2023.

2024 елның 21 мартында Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәренең концертлар залында күрсәтелгән, төп партияләрне ТАДОһБТ солистлары башкаруындагы «Миллиган шәхесләре» заманча балет-триллерында (Эльмир Низамов музыкасы, Олег Габышев либреттосы һәм куелышында) Атлет партиясен башкарган. Вагнер ― «Крокус Сити Холл» сәхнәсенә чыккан соңгы артистларның берсе (22 мартта «Крокус Сити Холлда» теракт булган)Последний спектакль в Крокусе. Как это было. Культурная История, 25.03.2024.

2025 елда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII Халыкара классик балет фестивале кысаларында уза торган «Спартак» балетында (Арам Хачатурян; Георгий Ковтун хореографиясендә) төп партияне ― Спартак партиясен башкарганВ Казани на балете «Спартак» танцору Вагнеру Карвальо повредили палец мечом. milliard.tatar, 23.05.2025, әмма спектакльнең беренче күренешендә бутафор (тимердән эшләнгән) кылычларында гладиаторлар сугышы вакытында имгәнгән (уң кул бармагына зыян килгән), аны Михаил Тимаев алыштырганТанцору театра оперы и балета в Казани отрубило палец во время выступления. classicalmusicnews.ru, 25.05.2025.

Репертуар Принц Дезире «Йокыга талган гүзәл», П. Чайковский, М. Петипа хореографиясе.), Ромео («Ромео һәм Джульетта», С. Прокофьев, Б. Мягков хор.), Принц («Щелкунчик», П. Чайковский, В. Вайнонен хор.), Колен («Тщетная предосторожность», Л. Герольд, О. Виноградов хор.) Актеон («Эсмеральда», Ц. Пуни, Р. Дриго, А. Петров хор.), Конрад, Кол Али, Исаак Ланкедем («Корсар», А. Адан, М. Петипа хор.), Нурадин, Вәзир («Алтын Урда», Р. Әхиярова, Г. Ковтун хор.), Чардаш («Коппелия», Л. Делиб; А. Сен-Леон, Э. Чекетти һәм М. Петипа хор.), Принц («Белоснежка и семь гномов», К. Хачатурян, Б. Мягков хор.), Альберт, I актта па-де-де («Жизель», А. Адан; Ж. Перро, Ж. Коралли һәм М.Петипа хор.), Па-де-труа, Пинц, Ротбарт («Аккош күле», П. Чайковский, М.Петипа һәм Л. Иванов хор.), Шүрәле («Шүрәле», Ф. Яруллин, Л. Якобсон хор.), Александр («Иакинф», Р. Әхиярова, А. Полубенцев хор.), Джон («Грек Зорба», М. Теодоракис, Л. Мясин хор.) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — «Тантана» премиясе — «Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль» номинациясендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле өчен «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026 2025 ― Татарстанның атказанган артистыОльга Юхновская. Виват, Аманда и Вагнер: артистам из Бразилии присвоили звания Татарстана. Вечерняя Казань, 11.04.2025 2024 ― «BraVo» премиясе лауреаты. 2022 ― Мәскәүдә узган XIV Халыкара балет артистлары конкурсының «Ирләр, дуэт» номинациясендә I премия лауреаты һәм алтын медаль иясеОльга Даминова. Как живет в Казани артист балета Вагнер Карвальо. urban-media.ru, 26.10.2022. 2018 ― «Россия-К» телеканалында «Зур балет» проекты җиңүчесе («Иң яхшы пар» номинациясендә, Аманда Гомес белән парда)Алина Раджабова. Вагнер Карвальо: «Победить на московском конкурсе было мечтой». «Республика 21 век», 6.09.2022. 2016 ― «Арабеск» халыкара конкурсының II премиясе лауреаты, Е. Максимова һәм В. Васильев исемендәге махсус приз иясе (конкурсның иң яхшы дуэтына: Диодженес Таис (Бразилия) белән бергә)Результаты конкурса артистов балетта Арабеск 2016. LiveInternet.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Людмила Лаврова. Озеро неразделённой любви. «Сәхнә», № 10 (238) 2025 ел. ― Б.20―23.

Сылтамалар Вагнер Карвальо. ТАГТОиБ им. М. Джалиля

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Балет артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары