Монголларның Япониягә һөҗүмнәре ( гэнко:) — 1274 һәм 1281 елларда Хубилай хан идарә иткән Юань империясе (монгол дәүләте) тарафыннан Япония утрауларына оештырылган хәрби-диңгез экспедицияләре.

Ике тапкыр да кыска вакыт эчендә куәтле бәреп керү флотлары булдырыла, аларның икенчесе Икенче бөтендөнья сугышының «Оверлорд» операциясенә кадәр кешелек тарихында иң зурысы була. Диңгездә йөзү, навигация һәм диңгез сугышлары өлкәсендә тәҗрибәсе аз булган, шулай ук кораблар төзү технологиясен дә начар белгән континенталь империя флоты ике тапкыр җиңелүгә дучар була. Бу җиңелүләр азрак дәрәҗәдә — җиңел хәрәкәт итүче япон флоты һәм оборонаның каршылыгы сәбәпле, әмма нигездә — көчле җил һәм давыл аркасында килеп чыга.

Риваять буенча, Япония утрауларына чыгарга маташкан илбасарлар флоты көчле тайфуннар тарафыннан юк ителгән. Япон тарихчылары әлеге тайфуннарны «камикадзе» дип атаганнар, бу «илаһи җил» дигәнне аңлата. Алар моның белән тайфуннарның япон халкына Ходай ярдәме булуын ассызыкларга теләгән.

Беренче һөҗүм (1274)

1274 елгы беренче сугыш вакытында монгол-корея флоты һөҗүм иткән, аның гомуми экипажы 23–37 мең кешегә кадәр җиткән. Монголлар Цусима һәм Ики утрауларындагы япон отрядларын җиңел генә тар-мар иткән һәм бу утрауларны талап-җимереп киткән. Аннары алар Кюсю утравына якынлаштылар һәм утлы туплардан атуларны да үз эченә алган һөҗүмне башлаганнар. Әмма тайфун башланган, өстәвенә гаскәрнең юлбашчысы Лю һәлак булган, шуның нәтиҗәсендә монголлар чигенергә мәҗбүр булган.

Икенче һөҗүм (1281)

Хубилай яңа һөҗүмгә әзерләнә башлый. Японнар да каршылык күрсәтер өчен өчен әзерлек чаралары күрә — ныгытмалар төзиләр, оборонага әзерләнәләр. 1281 елда Кореядән һәм Көньяк Кытайдан ике монгол-корея-кытай флоты Кюсю утравына таба юл тота. Флот саны 100 000 кешегә кадәр җитә. Беренче булып азсанлы Көнчыгыш флоты килә, һәм японнар аның һөҗүмен уңышлы кире кага ала. Шуннан соң Көньяктан төп флот килеп җитә, ләкин тайфун тарихы кабатлана һәм ул яулап алучылар флотының күпчелеген юкка чыгара. Көчле давыл аркасында монголлар үз гаскәренең һәм тәэминатының якынча 75 %ын югалта.

Нәтиҗәләр

Хубилай өченче һөҗүм ясарга тели һәм хәтта 500 яңа кораб төзергә әмер бирә, ләкин кытайлар һәм ханның киңәшчеләре мондый чыгымнарга каршы була. Шуңа күрә 1286 елда хан бу нияттән баш тартырга мәҗбүр була.

Җиңелүгә дучар булган Монгол империясе үзенең диңгез көчләренең зур өлешен югалта, һәм аның хәрби-диңгез сәләте шактый кими. Сугышлар нәтиҗәсендә японнарның батыр һәм кырыс булуы, Япониягә бәреп керүнең файдасызлыгы турында фикерләр көчәя барды. Мин династиясе (Кытай) вакытында Япониягә бәреп керү мәсьәләсе өч тапкыр карала, ләкин алдагы һөҗүмнәр нәтиҗәләрен исәпкә алып, мондый идеядән ваз кичәләр.

Монгол һөҗүмнәре гасырлар эчендә Япония территориясенә йогынты ясаган бердәнбер зур һәм әһәмиятле тышкы конфликт була. Ул шулай ук японнарның милли үзаңын формалаштыруда мөһим роль уйнады. Әлеге вакыйгаларга Япония байрагын булдыру да карый; риваять буенча, аны сёгунатка буддист патриарх Нитирэн тапшырган.

Япониядә мондый фикер яши: Япониянең ходайлары монголларны сугышсыз ук туктаткан һәм илне дошманнан саклап калган. Беренче һөҗүм вакытында Япониягә монгол флотын җиңәргә ярдәм иткән тайфун гадәти Тын океан тайфуннары сезоныннан (майдан октябрьгә кадәр) күпкә соңрак — ноябрь ахырында булган. Бу хәл японнар арасында үзләренең беркайчан да җиңелмәячәкләренә һәм теләсә нинди һөҗүмне кире кага алачакларына ышанычны тагын да ныгыткан. Бу ышаныч Икенче бөтендөнья сугышының ахырына кадәр Япониянең тышкы сәясәтендә мөһим урын алып торган.

Совет тарихчылары фикеренчә, монголларны бары тик җиңелүләр генә туктатмаган. Япониягә өченче һөҗүм ясарга Хубилайга Һиндкытайдагы (Индокитай) проблемалар, шулай ук Корея, Көньяк Кытай һәм Вьетнам халыкларының каршылыгы да комачаулаган.

Әлеге вакыйгалар турында күп кенә фильмнар һәм китаплар иҗат ителгән, ә тайфун исеме — Камикадзэ ( «илаһи җил») — уртаклык исемгә әверелгән. Икенче бөтендөнья сугышы ахырындагы Япониянең оккупациясен исәпкә алмаганда, уңышсызлыкка очраган ошбу хәрби һөҗүмнәр Японияне яулап алу ихтималына иң якын килгән вакыйгалар булып тора.

Шулай ук карагыз Монгол империясе Overlord operatsiäse Sögun Искәрмәләр

Сылтамалар Музей монгольского вторжения в Японию Дулина А.М. «Хатиман гудо:кин» как источник по истории монгольского нашествия в Японию Кадырбаев А.Ш. Монгольские вторжения на японские острова в XIII веке (по материалам китайских династийных историй) Delgado, James P. (2010). Khubilai Khan's Lost Fleet: In Search of a Legendary Armada. Lo, Jung-pang (2012), China as a Sea Power 1127-1368 Davis, Paul K. (1999). 100 Decisive Battles: From Ancient Times to the Present. Oxford University Press. ISBN 978-0-19-514366-9. OCLC 0195143663. Henthorn, W. E. (1963). Korea: The Mongol Invasions. Leiden E. J. Brill. Turnbull, Stephen (2010). The Mongol Invasions of Japan 1274 and 1281. Osprey.

Төркем:Монголия тарихы Төркем:Япония тарихы Төркем:Монгол империясе