Магадан өлкәсе татарлары — татарларның Магадан өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары Татарларының (шул исәптән махсус күченүчеләрнең) өлкә территориясенә күчүе 20 йөздә әлеге төбәкне актив үзләштерү белән бәйле рәвештә башлана. Өлкәдә танылган шурфчы Б. Шәфигуллин исеме белән 1916 елда Колымадагы сәнәгать алтыны запаслары ачылу бәйле.

Таралышлары

2010 елда Магадан өлкәсендә 1 415 татар кешесе яшәгәнВсероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. (1959 елда – 2 517,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Магаданая область 1989 елда – 2 752,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Магаданая область 2002 елда - 2 006 кешеВсероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ ).

Алар нигездә Магадан, Ола, Сокол эшчеләр бистәсендә («Магадан шәһәре» муниципаль берәмлегенә керә) яшиләр.

Мәдәният 1992 елдан башлап Магадан өлкәсенең «Алтын Ай» татар‑башкорт иҗтимагый оешмасы эшли. 2003-2008 елларда «Якты Нур» татар һәм башкорт өлкә оешмасы эшли. Магаданда ел саен Сабантуй һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрелә. 2006 елда «Алтын Ай» базасында җирле мөселман дини оешмасы «Магадан шәһәре мәчете мәхәлләсе» оештырыла, 2016 елда мәчет төзелешенә таш салу тантанасы була. 2009 елда «Алтын Ай» Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Магаданда татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе проектын тормышка ашыра.

Күренеле кешләре М.Р. Шәрипова — биология фәннәре докторы, И.Л. Измайлов — тарих фәннәре докторы, И.К. Ваһапов — техник фәннәр докторы, Д.А. Мостафина — тарихчы.

Искәрмәләр

Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Төркем:Татарлар Төркем:Магадан өлкәсе