Мурманск өлкәсе татарлары — татарларның Мурманск өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары Татарларының (шул исәптән махсус күченүчеләрнең) өлкә территориясенә күчүе 20 йөздә әлеге төбәкне актив үзләштерү белән бәйле рәвештә башлана. Аларның саны 1930-1940 елларда Кола ярымутравының сәнәгати үсеше белән бәйле рәвештә арта; күченүчеләр арасында репрессияләнгәннәр күп була.

Таралышлары

2010 елда Мурманск өлкәсендә 5 624 татар кешесе яшәгәнВсероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. (1926 елда — 311,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская губерния 1959 елда – 5 566,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская область 1989 елда – 11 549,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Мурманская область 2002 елда - 7 944 кешеВсероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ ).

Алар нигездә Мурманск (2253 кеше), Североморск (657), Апатиты (290), Мончегорск (266), Боленегорск (162), Кировск (148) шәһәрләрендә яшиләр.

Мәдәният Хәзерге вакытта Мурманск шәһәрендә «Идел‑Урал» татар‑башкорт мәдәнияте үзәге (1990 елдан), «Гөлҗиһан» Татар мәдәни үзәге (1994 елдан), Мурманск һәм Мурманск өлкәсе мөселманнары җәмгыяте (1999 елдан) эшли. Мәчет эшли. Корбан бәйрәме, Сабантуй, Ураза бәйрәме һәм башка чаралар үткәрелә. Якшәмбе татар мәдәнияте мәктәбе эшли (1994-1998 елларда һәм 2005 елдан башлап).

Күренеле кешләре И.К.Уразаев — РФ Герое (Печега штб); В.И.Халиулин — техник фәннәр докторы (Гремиха авылы, Саам районы).

Искәрмәләр

Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Төркем:Татарлар Төркем:Мурманск өлкәсе