Дарья Владимир кызы Домрачева (белор. Дар’я Уладзіміраўна Домрачава; 3 август 1986, Минск, Белоруссия биатлончысы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы (2012 һәм 2013), 2014/15 дөнья Кубогы иясе, биатлон буенча 6 кече Бәллүр глобус иясе, Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры. Кышкы Олимпия уеннары тарихында иң титуллы Белоруссия спортчысы, шулай ук дөньяда ул шәхси ярышларда өч җиңү яулаган беренче биатлончы кыз. 2014 елгы Уеннарда өченче алтын медаль яулаган көнне Дарьяга «Беларусь Герое» исеме бирелә,ул Беларусь Республикасының югары бүләгенә лаек булган ил тарихында беренче хатын-кыз.

14 ел Няганьда (Ханты-Манси автономияле округы) яши, анда биатлон белән шөгыльләнә башлый. 2018 елның 25 июнендә профессиональ спорт карьерасының тәмамлануы турында игълан итә.

Биографиясе Дарья Домрачева 1986 елда Минскта архитекторлар гаиләсендә туа. Дүрт елдан соң әти-әнисе белән Себергә, төзелеп килүче Нягань шәһәренә күченә. Бию һәм баскетбол белән, 1992 елда абыйсы артыннан, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә башлый. Күнегүләр , җыеннарда һәм ярышларда бөтен вакытын диярлек уздырып, мәктәптә «яхшы» һәм «бишле»гә укый. Җәйге каникуллары Минскта уза.

1999 елда биатлон белән шөгыльләнә башлый. Биатлон буенча спортчының беренче тренеры Альберт Мусин була.

Икътисади-хокукый сыйныфта укып гимназияне тәмамлый һәм Төмән университетының 2 нче курсына, спорт менеджменты факультетына укырга керә. 2003 елда гаиләсе белән Минскка күчеп килә. БДЭУда спорт менеджменты факультеты булмаганлыктан, Домрачева туризм белән идарә итү кафедрасына күчә. 2009 елда «Туризм индустриясендә реклама» темасы буенча диплом яклаган. Шул ук елны яңадан «Хуҗалык хокукы» белгечлеге буенча БДЭУ студенты була һәм 2015 елда югары белем турында икенче дипломын ала.

2010 елда Домрачева «Дарья Домрачева. Представляя Беларусь» автор кинотасмасын тәкъдим итә. Фильм көндәлек форматында төшерелгән. Режиссер һәм автордашы Максим Субботин.

2014 елның июненә кадәр Белоруссия КГБда хезмәт итә, чөнки биатлон федерациясе нәкъ менә шушы ведомствога беркетелгән. «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең рәсми сайтындагы биографиясе буенча өлкән лейтенант исеменә лаек булганОлимпийская чемпионка из Белоруссии оказалась сотрудницей КГБ «Meduza», 04.05.2016Биатлонистка Дарья Домрачева — сотрудница КГБ Белоруссии. Что это значит? «Meduza», 06.05.2016.

Домрачевны Полесье авылындагы агачта мәңгеләштерәләр.

Тренер карьерасы 2019 елның сентябрендә биатлон буенча Кытай хатын-кызлар җыелмасын җитәкли, ә аның ире, Уле-Эйнар Бьерндален, Кытай җыелма командасының баш тренеры була.

Шәхси тормышы 2016 елның 5 апрелендә Домрачевны Норвегия биатлончысы Уле-Эйнар Бьерндаленнан бала көтүе турында билгеле булдыБиатлонист Бьёрндален сообщил, что Дарья Домрачева ждёт от него ребёнка | Вокруг спорта | Р-Спорт. Все главные новости спорта. 16 июль 2016 Домрачева һәм Бьерндален өйләнешәләр. 2016 елның 1 октябрендә МинсктаДарья Домрачева и Уле-Эйнар Бьорндален стали родителями кызлары Ксения туаДомрачева и Бьорндален назвали дочь Ксюшей.

Өлкән абыйсы - Никита Владимир улы Домрачев, архитекторм.

Бүләкләре Беларусь Герое (2014) "Шәхси батырлык өчен" ордены (2018) III дәрәҗә Ватан ордены (2012) Беларусь Республикасының атказанган спорт мастеры (2010) Беларусь Республикасы Президентының «Белорусский спорт Олимп» (2012) махсус премиясе лауреаты "Бердәмлек йолдызлары" БДБ дәүләтара премиясе лауреаты (2017) Беларусь Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының «Беларусь Республикасында физик культураны һәм спортны үстергән өчен» күкрәк билгесе (2019)

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар