Мөршидә Галләм кызы Кыямова 01.05.1974 (ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Олы Шырдан авылы) — журналист, Татарстан республикасының журналистлар берлеге әгъзасы. «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе (2021), Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2026).

Биография 1989 елда туган авылында 8 еллык мәктәп тәмамлаган һәм Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиягә (Казан) укырга кергән, аны 1991 елда тәмамлап, урта белем аттестаты алган. Шул ук елны В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына көндезге бүлеккә укырга кергән,1996 елда диплом алган. 2000 елның 11-15 декабрендә теле-радиожурналистлар өчен BBC World Servise Traiding Trust оештырган семинарны узган. 1999 елдан «Казан радиосы» студиясенә корреспондент вазифасына кабул ителгән. Турыдан-туры эфирда радио тапшырулар алып баручысы булып эшләгән. 2002 елда «Мәгърифәт» газеты редакциясенә корреспондент вазифасына кабул ителгән. 2008 елдан «Интертат.ру» интернет-газетында хезмәт куйган. 2016 елдан башлап бөтен редакцияне «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгына күчергәч, 2018 елның апреленә кадәр шунда эшләгән. Бу еллардагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен IX мөселман кинофестивале дипломы, «Татарстанда мәдәни мирасны саклау» номинациясендә диплом, «2014 елда мәдәният темасын иң яхшы яктырту өчен» Дипломы (ТР мәдәният министрының имзасы белән өч дилпом), шулай ук Татарстан мөфтие имзалаган «иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән. 2018 елның 7 маеннан 6 августына кадәр "ТИСБИ «Идарә университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесендә «социаль эш белгече» өстәмә программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үткән. Шул ук елның 15 маеннан — ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенең социаль эш буенча белгече. Мондый формулировкага карамастан, чынлыкта әлеге министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәре эшен башкарган, шул исәптән министрның докладларын һәм чыгышларын әзерләүдә дә катнашкан. 2020 елның февраль аеннан башлап «Идел» яшьләр журналында. 2021 елдан бирле әлеге журналның баш мөхәррир урынбасары. Күпсанлы интернет проектлар алып бара. «Идел» журналының ютуб каналында «Кыямовлар кыздыра», «Көй-MELODIA» тапшыруларының авторы һәм алып баручысы телевидение белән актив хезмәттәшлек итә. «Туфан самавыры» проекты авторы һәм алып баручысы. Проект айга ике мәртәбә «Идел» журналының Инстаграм битендә туры эфирда бара."Татарстан" журналында 2014 елдан бирле татарның күренекле шәхесләре турында материаллар әзерли. Аның язма геройлары чит илләрдә дан казанган милләттәшләребез. Җәмгыятьнең көнүзәк мәсьәләләрен яктыртучы киң профильле, эзләнүчән журналист.

Иҗаты һәм проектлары

2008–2018 елларда «Интертат» электрон газетасында эшләгән. Журналист буларак эшчәнлегенең беренче чорында мәдәният, әдәбият, дин, тарих һәм җәмгыять мәсьәләләрен яктырткан. «Интертат»та эшләгән чорын ул журналистлык тәҗрибәсенең мөһим этабы дип бәяләгән. Биредә аның беренче эше Туфан Миңнуллинның «Дивана» спектакле турында язма әзерләү булган.

2020 елдан «Идел» журналында эшләгән, журналның интернет-проектларын үстерүдә катнашкан. «Кыямовлар кыздыра», «Көй-MELODIA», «Яңа дулкын», «Казан – куллану инструкциясе» кебек видеопроектларны гамәлгә ашыруда катнашкан. «Туфан самавыры» проектының авторы һәм алып баручысы.

2024 елда «Идел» журналыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналына күчкән. Әлеге басмада «Туфан самавыры» әңгәмә проектын дәвам иткән. Шулай ук «Нәселем силсиләсе», «Татар мәгърифәтчеләре» авторлык рубрикаларын һәм татар фольклорына багышланган «Бичура» проектын алып бара.

Кыямованың журналистик эшчәнлегендә татар халкының тарихы, мәдәнияте, чит илләрдә яшәүче милләттәшләренең язмышы һәм нәсел тарихы темалары зур урын алып тора. «Мөһаҗирлектә казанган шөһрәт» исемле очеркында төрек тарих фәненә нигез салучыларның берсе булган Әкъдәс Нигъмәт Куратның тормыш юлын өйрәнгән. Материал әзерләгәндә галимнең чит илләрдә яшәүче нәсел дәвамчылары белән дә элемтәгә чыккан. Миркасыйм Госманов турында язганда Япониядәге хезмәттәшләреннән мәгълүмат алган.

Аның очерклары Татарстанда басылган унлап китапка кертелгән, язмалары Төркиядә нәшер ителгән басмаларда да дөнья күргән.

Телевидение һәм иҗтимагый эшчәнлеге

ТНВ телеканалының «Таяну ноктасы», «Манзара» тапшыруларында катнашкан. Татар теле, милли мәдәният, журналистика һәм җәмгыятьнең көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер белдергән.

2017 елда татар телен укытуда төп мәсьәлә итеп телгә ихтыяҗ тудыруны атаган. Аның фикеренчә, татар телен өйрәнү өчен гаиләдә һәм җәмгыятьтә аны куллану мохите булдыру мөһим.

2022 елда «Интертат»ка биргән интервьюсында журналистика, блогерлык, авторлык хокуклары, плагиат һәм татар матбугатының киләчәге турында фикерләре белән уртаклашкан.

Искәрмәләр

«Интертат»ка – 20 ел: «Электрон газеталарның тарихы „Интертаттан“ башлана». 7 май 2022.

Социаль челтәрләр татарча контентка байый. Бөтендөнья татар конгрессы, 11 октябрь 2021.

Мөршидә Кыямовага мактаулы исем бирелде. «Мәгариф», 28 февраль 2026.

Бер-берең өчен кыя булып. Расиха Фаизова, «Мәгариф», 3 июль 2024.

Мөршидә Кыямова: Телне укытудан әүвәл, аңа ихтыяҗ тудырырга кирәк!. «Интертат», 1 ноябрь 2017.

Мөршидә Кыямова: «Әйтәсен кешенең битенә әйтеп, эшне бетереп кайтам, артыннан сөйләмим». Рузилә Мөхәммәтова, «Интертат», 20 май 2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре IX мөселман кино фестивале дипломы «Татарстанда мәдәни мирасны саклау» номинациясендә диплом «2014 елда мәдәният темасын иң яхшы яктырту өчен» Дипломы (ТР мәдәният министры имзасы белән өч диплом) Хезмәт министрлыгы рәхмәт хаты(2020) «Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә җинүче дипломы(2021) «Бәллүр каләм — 2021» бәйгесендә, «Популяр блогер» номинациясендә җиңүче.Бүген, 30 июльдә, «Татмедиа» бинасы каршында Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм — 2021» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. «Идел» журналисты, баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова «Популяр блогер» номинациясендә җиңү яулады.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мөршидә Кыямова: Телне укытудан әүвәл, аңа ихтыяҗ тудырырга кирәк! Мөршидә Кыямова. Автор яңалыклары.

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре