Вакыйгалар 21 апрель — ССРБ-ның Милли Олимпия комитеты оештырыла. 29 сентябрь — Юпитер планетасының 12-нче иярчене ачыла. 24 декабрь — БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча Ливия Африка колонияләреннән беренче булып бәйсезлек ала.

Туулар

6 гыйнвар — Габделфәрт Шәрәфиев, Татар академия театры артисты. 7 гыйнвар — Тәлгать Мусабаев, очучы-космонавт. 9 гыйнвар — Зөфәр Гыймаев, рәссам, Тукай премиясе иясе (2005). 18 гыйнвар — Фән Вәлиәхмәтов, җырчы, ТР һәм БР халык артисты. 27 гыйнвар — Сания Хәйретдинова, татар шагыйрәсе. 8 февраль — Дефак Рәхмәти, нәкышьче, монументалист, декоратив‑гамәли сәнгать рәссамы, публицист. 11 февраль — Шәмси Закиров, мәдәният эшлеклесе, ТР халык артисты. 28 февраль — Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә, телевизион тапшырулар алып баручы. 28 февраль — Урал Латыйпов, Беларусь Республикасы дәүләт эшлеклесе. 5 март — Рөстәм Фәйзуллин, татар шагыйре, журналист. 11 апрель — Ренат Гаффар, язучы, журналист. 27 апрель — Зөһрә Сәхәбиева, татар җырчысы. 27 апрель — Инсаф Фәхретдинов, драма актеры, РФ атказанган, ТР халык артисты. 4 май — Вәкил Шәйхетдинов, татар рәссамы (Уфа). 20 май — Ринат Гобәйдуллин (1951-2017), композитор, «Сердәш» ансамбленең җитәкчесе (Чаллы). 23 июнь — Зиннур Әһлиуллин, публицист, татар милли хәрәкәтен активисты. 8 июль — Рафаэль Сәхәбиев, татар опера җырчысы. 22 июль — Олег Газманов, эстрада җырчысы. 30 июль — Алибәк Днишев, казакъ опера җырчысы (тенор), ССРБ халык артисты (1986). 1 август — Фаяз Хуҗин, археолог, тарих фәннәре докторы. 5 август — Фәрит Шиһапов, музыкант, театр директоры, педагог, ТР халык артисты (1995). 11 август — Олег Ханов, актер, режиссёр. 20 август — Рәшит Абдуллин, җырчы (бас), композитор. 22 август — Тәлгать Абдуллин, икътисадчы, Татарстан дәүләт эшлеклесе. 23 август — Әхмәт Кадыйров, Чечня президенты (2003-2004). 25 август — Вәсим Әхмәтшин, музыка педагогы, композитор. 7 сентябрь — Фирдәвис Ханов, архитектор. 17 сентябрь — Кассандра Петерсон, АКШ кино актрисасы. 1 октябрь — Рифат Корбанов, фән докторы, шагыйрь. 4 октябрь — Бахытҗан Канапьянов, казак шагыйре, тәрҗемәче. 12 октябрь — Искәндәр Биктаһиров, җырчы. 18 октябрь — Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь, драматург. 24 октябрь — Рәис Шәйхелисламов, ТР мәгариф министры (2004–2007). 4 декабрь — Фәиз Зөлкәрнәев (1951-1997), татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче. 11 декабрь — Дамир Исхаков, тарихчы, этнолог.

Вафатлар

5 гыйнвар — Андрей Платонов, рус язучысы. 7 гыйнвар — Рене Генон, француз фәлсәфәчесе. 23 апрель — Чарлз Дауэс, АКШ вице-президенты, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. 23 июль — Франция маршалы Петэн.

Төркем:1951 ел Төркем:Еллар