Халыкара төче су елы (БМО).
Вакыйгалар 1 февраль — «Колумбия» космик шаттлы һәлакәте. Шартлау нәтиҗәсендә экипажның бар җиде әгъзасы вафат. 20 март — Коалицион көчләр Гыйракка үз гаскәрләрен кертә башлыйлар. 7 апрель — АКШ гаскәрләре Багдадка кереп урнаша. 1 май — Джордж Буш Гыйракта хәрби кампаниянең тәмамлануын игълан итә. 20 июнь — Викимедиа фонда нигезләнде. 27 август — эчендә Марс Җир шарына иң якын аралыкта була. 14 сентябрь — Референдум нәтиҗәсендә Эстония Европа берлегенә кушыла. 15 октябрь — Илһам Әлиев Азәрбайҗан президенты вазифасына керешә. 20 ноябрь — Истанбулда эре теракт. 15 сентябрь — Татар Википедиясе ачыла. 13 декабрь — Тикрит шәһәре тирәсендә Сәддам Хөсәен тоткарлана.
Туулар
4 октябрь — Билли Бертон, АКШ актеры, Тим Бертон улы.
Вафатлар right|100px|thumb|Рәсүл Хәмзәтов
22 гыйнвар — Гайнулла Шәйхиев, ультра-тавыш физикасы белгече, сөйләм авазлары мәгънәсе өлкәсендә тикшеренүче. 7 март — Якуб Зәнкиев, татар язучысы (Тубыл). Тукай бүләге лауреаты (2002). 19 апрель — Әхмәт Тимер (чын исеме Әхмәт Рәшит улы Яруллин), күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече. 30 май — Заһир Исмәгыйлев, композитор. 20 август — Гамил Әфзал, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 30 август — Чарльз Бронсон, чыгышы белән татар булган АКШ актеры. 13 октябрь — Бертрам Брокхауз, Канада физигы, физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (1994). 3 ноябрь — Рәсүл Хәмзәтов, авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе. 12 декабрь — Гейдар Әлиев, Азәрбайҗан президенты. 21 декабрь — Гайнан Мөхәммәтҗанов, татар журналисты.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Мөсәгыйть Хәбибуллин, татар язучысы («Кубрат хан» китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Алексей Абрикосов, Виталий Гинзбург, Энтони Леггет. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Эгр, Родерик Маккинон. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Лотербур, Питер Мэнсфилд. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Кутзее. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Клайв Грэнджер. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Ширин Эбади.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар