Халыкара дөге елы (БМО). Халыкара коллык белән көрәшү елы (БМО).
Вакыйгалар 4 гыйнвар — Грузиянең президент сайлауларында Михаил Саакашвили җиңү яулый. 4 февраль — Facebook сайты эшли башлый. 9 февраль — Санкт-Петербургта рус шовинистлары 9 яшьлек таҗик кызы Хөршидә Солтанованы үтерә. 11 март — Мадрид тимер юлында терактлар сериясе. 191 кеше вафат. 14 март — Русия Федерациясе президенты сайлаулары нәтиҗәсендә Владимир Путин җиңү яулый. 29 март — Балтыйк буе илләре НАТО-га кабул ителә. 4 апрель — Гыйракта шигыйлар окупацион көчләргә каршы көрәш башлый. 1 май — Европа Берлегенә Маҗарстан, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм Эстония дәүләтләрен кабул итәләр. 16 май — «Евровидение 2004» җыр бәйгесендә Украина вәкиле Руслана Лыжичко җиңә. 31 май — беренче тапкыр Притцкер премиясен тапшыру тантанасы Россиядә уза. 1 июнь — русияле фриланс һөнәри тәрҗемәчеләре үзләренең илкүләм табышсыз оешмаларын булдыра. 4 июнь — Тинчурин театры сәхнәсендә татар җырының беренче Ваһапов фестивале ачыла. 25 июль — Лэнс Армстронг алтынчы тапкыр рәттән Тур-де-Франс ярышында җиңү яулый. 1 сентябрь — Беслан мәктәбендә теракт. 2 ноябрь — АКШта президент сайлаулары. Җиңүне Джордж Буш яулый. 16 ноябрь — Русия Конституция мәхкәмәсе татар теленең латин графикасына күчүен тыя. 22 ноябрь — Украинада «Кызгылт сары инкыйлаб» башлана. 2 декабрь — Инглиз Викихәбәрләре эшли башлый. 10 декабрь — Благовещенда (Башкортстан) «Благовещен вакыйгаларының» беренче көне.
Туулар
Вафатлар right|120px|thumb|Нурихан Фәттах right|120px|thumb|Рәшит Абдуллин
Сафа Сабиров, Татарлар язучысы. 30 гыйнвар — Рахмай Хисмәтуллин, татар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист. 15 февраль — Мәдинә Рәхимкулова, төбәк тарихчысы. 18 февраль — Нурихан Фәттах, татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы. 19 февраль — Рәшит Абдуллин, җырчы (бас), композитор. 28 март — Питер Устинов, Бөек Британия актеры, кинорежиссеры, драматургы, сценаристы, язучысы, продюсеры һәм теле- һәм радио алып баручысы. 20 апрель — Булат Габитов, кинематографист, режиссер. 24 апрель — Михаил Симонов, очучы, Советлар Берлеге каһарманы. 9 май — Әхмәт Кадыйров, беренче Чичәнстан президенты. 5 июнь — Рональд Рейган, 40-нчы АКШ президенты. 22 июнь — Нур Гыйззәтуллин, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. 11 июль — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим. 14 август — Чеслав Милош, поляк шагыйре. 11 ноябрь — Ясир Арафат, Фәлистин автономиясе башлыгы. 13 декабрь — Тимерхан Борһанов, административ-хуҗалык эшлеклесе. 21 декабрь — Илдар Юзеев, күренекле татарлар шагыйре.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Миргазиян Юныс, татар язучысы («Альбатрос язмышы» китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Дэвид Гросс, Дэвид Политцер, Фрәңк Вильчек. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Аарон Чехановер, Аврам Гершко, Ирвин Роуз. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Эксел, Линда Бак. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Эльфрида Елинек. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Финн Кидланд, Эдвард Прескотт. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Вангари Маатаи.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар