Иркә (Айгөл Миндар кызы Шабакаева; 6 апрель 1984 ел, ТАССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылы) — татар эстрадасының популяр җырчысы. Татарстанның (2018) һәм Башкортстанның (2021) Татарстанская певица Иркэ стала заслуженной артисткой Башкортостана. ИА «Башинформ», 8.10.2021 атказанган артисты.
Тормыш юлы Айгөл 1984 елнын 6 апрелендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Әтисе – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнисе – Миңнебәдәр, 30 елдан артык күмәк хуҗалыкта савымчы була Иркәнең гаиләсенә авыр кайгы килгән.. Ул гаиләдә бердәнбер кыз, Айгөлнең өч абыйсы бар. Айгөл мәктәптә укыганда классында ин озын буйлы кыз була, шул сәбәпле баскетбол уены белән мавыга. 16 яшендә Иркә авылдан Чаллы шәһәренә укырга китә. Чаллы музыкаль мәктәбендә укыган дәвердә, ул шулай ук төрле атаклы группалар, жырчылар белән концертларда катнашып йөри. Соныннан ул «Барс Медиа» компаниясе тарафыннан уздырылган «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнашып танылып китә.
Иркә тамашачының күңелен үзенә генә хас булган кием һәм җырлау стиле белән яулап ала.
Беренче никяхтан Айсылу исемле кызы бар. 2012 елдан архитектор Артур Шабакаевта кияүдә. Ике кызлары, Әминә, Сөембикә туа.
Дискографиясе Бәхетле булыр идең (2007) Яңадан тудым (2007) Әллә миңа рәхәт дисеңме? (2009) Бик әйбәт (2011) Карлыгачта хәбәрем юк (2012) Тулы бәхет (2014)
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Иркә: “Тамашачы йомшак, сабыр, тыныч холыклы Иркәне белмәде”
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары