(, ) — 1889-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Ырынбурның беренче гилдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: Әхмәт һәм Гани үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.

Оештыру тарихы Ырынбур үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.

Уку-укыту процессы

Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Ырынбур реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.

Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), әлҗәбер, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме вә география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән Иж-Бубый мәдрәсәсе мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.

Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.

«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта — татар кәләпүше.

Октябрь Инкыйлабыннан соң «Хөсәения» 1918-1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсәеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсәения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров булалар.

Шәхесләр Җитәкчеләр 1908-1910 — Ризаэтдин Фәхретдин

Хезмәткәрләре

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Ризаэтдин Фәхретдин 1859-01-04 Кичүчат мәдрәсә галимязучы-документалистжурналистjournal editor Rizaeddin Fahreddin 1936-04-111936-04-12 1895 No/unknown value Гайсә Еникеев 1864-07-02 Каргалы Ырынбур татар укытучылар мәктәбе сәясәтче Gaisa Khamidulovich Enikeev 1931-03 1897 1902 Харис Фәйзи-Чистапули 1871-11-25 Шыкмай Ottoman Imperial School for Administration тәрҗемәчеукытучыдәреслекләр авторы Haris Fayzi 1933-07-07 1909 No/unknown value Муса Бигиев 1874-09-24 Кикин Әл-Әзһәр университеты«Касыймия» мәдрәсәсереаль укуханәсеБохараМәккәМәдинәDarul Uloom DeobandСанкт-Петербург император университетыМумбай университетыZıncırlı mädräsäse голәмәфәлсәфәчеилаһиятчепублицистязучысөйләм тәрҗемәчесе Musa Bigiev 1949-10-28 1902 No/unknown value Гаяз Исхакый 1878-02-10 Яуширмә «Камалия» мәдрәсәсе«Касыймия» мәдрәсәсеКазан Татар укытучылар мәктәбе язучыдраматургжурналистсәясәтчепублицист Ayaz İshaki 1954-07-22 1907 1909 Закир Кадыйри 1878 Сембер губернасы Бохара мәдрәсәләреИстанбул университетыХиҗаз вилаятеМәдинәӘл-Әзһәр университеты галимукытучытәрҗемәчежурналисттарихчыантрополог 1954-10-22 Кәрамәтулла Айдаров 1881 No/unknown value университет профессоры Karamatulla Aydarof No/unknown value 1909 1912 Габдулла Шөнаси 1885 Троицк Хөсәения мәдрәсәсеӘл-Әзһәр университеты укытучыуниверситет профессорыдәреслекләр авторыmethodologist 1938-11-03 19111917-02 19171917-10 Җамал Вәлиди 1887-10-13 Апас районы әдәби тәнкыйтьче Jamal Validi 1932-11-30 Габдулла Дәүләтшин 1894-12-20 Ыр өязе Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты инкыйлабчы 1963-12-12

Тәмамлаучылар

Хөсәения мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе – заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар.

Мондый фактны иске караштагы зыялыларның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, «Хөсәения» мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел.

Бу гаепләүләрдә дөреслек тә бар: «Хөсәения» иң алдынгы карашлы һәм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, тарихчы Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр — шушы мәдрәсә шәкертләре.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Җиһангир Абызгилдин 1875-02-10 Уфа religious person 1938-06-17 Габделгалим Айдаров 1883 Сакмар районы Ильяс Кудашев-Ашказарский 1884-03-03 Ырынбур музыкачы Ilyasbek Kudashev-Ashkazarsky 1942-12-31 Вәлиулла Мортазин-Иманский 1885-01-05 Октябрьское районы актёр Valiulla Murtazin 1938-07-10 Габдулла Шөнаси 1885 Троицк укытучыуниверситет профессорыдәреслекләр авторыmethodologist Хөсәения мәдрәсәсеКазан (Идел буе) федераль университетыТатар дәүләт гуманитар-педагогика университетыКазан дәүләт аграр университетыТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы«Галия» мәдрәсәсеГосмания мәдрәсәсе 1938-11-03 Сөнгатулла Бикбулат 1886-11-27 Балыклыкүл 1954-11-20 Мөхәммәтша Бурангулов 1888-12-15 Verxneilyasovo шагыйрьдраматургҗырчычәчән 1966-03-09 Мөхәммәт Абдуллин 1888 Башкорт Үргене педагог 1936 Закир Аюханов 1889-05-23 Татар Колмаеры филолог Башкорт дәүләт университеты 1961-06-22 Әфзал Таһиров 1890-10-25 Габдрахман драматургсәясәтче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты 1938 Мирхәйдәр Фәйзи 1891-10-19 Ыр өязе язучыдраматургшагыйрьмөхәррирпублицист Mirhaydar Fayzi 1928-07-09 1906 1908 Гаяз Максуди 1891-01-161891 Югары Кибәхуҗа математикукытучытелбелгечтөркиятчежурналист Казан (Идел буе) федераль университетыТатарстан Республикасының милли музееГыйльми ҮзәкМәгариф«Кызыл Армия»«Ватаным Татарстан»Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыТатар дәүләт гуманитар-педагогика университетыСәмәрканд дәүләт университеты 1942 Хөсәйенов Ғөбәйҙулла Абдулла улы 1892 Ырынбур губернасы дәүләт эшлеклесежурналист 1948 Хәбибулла Ибраһимов 1894-12-29 Ырынбур композитордраматург 1959-03-16 Nurlygayan Kadyrov 1894-07-01 Бөре өязе галим 1956-07-19 Таһим Гыймаков 1895-10-26 Канчура 1937-11-14 Шаһит Ходайбирдин 1896-10-09 Ходайбирде сәясәтче Shagit Hudayberdin 1924-12-21 Бәхтегәрәй Шәфиев 1897-02-05 Октябрьское районы сәясәтче 1918-08-19 Вәли Фатыйхов 1905-12-31 Ырынбур театр актерытеатр режиссерысәнгать җитәкчесе Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры 1983-07-06

Искәрмәләр

Чыганак Хөсәения мәдрәсәсе. әд-Дин вәл-әдәп журналы февраль А. Хәлим, М. Рәхимкулова. Европа университетына тиң мәдрәсә

Сылтамалар

Моны да карагыз Жёлтое татар-башкорт педагогика училищесы

Төркем:Әлифба буенча мәдрәсәләр Төркем:Россия мәдрәсәләре Төркем:1889 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1919 елда ябылган уку йортлары Төркем:Ырынбур өлкәсе тарихы Төркем:Ырынбур