Әхтәмов — фамилия. Азамат Әхтәмов (1962), математик, фән докторы (2005), профессор (2007) (Уфа). Алексей Әхтәмов (1946), философ, фән докторы (1990), профессор (1992). Әбүсөгуд Әхтәмов (1843—1920), юрист. РИ Дәүләт думасы депутаты. Әхмәтзәки Әхтәмов (1865—1937), мулла. Барый Әхтәмов (Габделбарый Әхтәмов, 1910—1999), балет артисты, ТАССР атказанган артисты (1945). Ибнеәмин Әхтәмов (1877—1941), юрист, РИ Дәүләт думасы депутаты. Әбүсөгуд Әхтәмовның улы, Ибраһим Әхтәмовның абыйсы. Ибраһим Әхтәмов (1880—1931), юрист. Әбүсөгуд Әхтәмовның улы. Илдар Әхтәмов (1960), табиб (ортопед-травмотолог), фән докторы (1994). Мохтар Әхтәмов (1929—2020), филология фәннәре докторы (1996), профессор (1994). БАССР атказанган укытучысы (1989), БР атказанган фән эшлеклесе (2009). Нилс Әхтәмов (Нильс Әхтәмов, 1931—1992), радиомеханик, ССРБ Дәүләт премиясе иясе (1976) Сабир Әхтәмов (1926—2014), Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Садыйк Әхтәмов (1877—1926), инкыйлабчы. Хәсән Әхтәмов (1925—1944), Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң). Шакир Әхтәмов (1901—?), фирка эшлеклесе. Якуп Әхтәмов (1911—2003), РСФСР атказанган уйлап табучысы. Әхмәтзәки Әхтәмовның улы.
Әхтәмова Зәйтүнә Әхтәмова (1927—), җырчы. ТАССР атказанган артисты (1968). Фирдәвес Әхтәмова (1939—2012), драма артисты. ТР халык артисты (1996). Халидә Әхтәмова (1929—2005), скрипкачы, профессор (1981), РСФСР атказанган артисты (1977) (Мәскәү). Моны да карагыз Әхтәмов урамы (Казан) Шулай ук карагыз Әхтәмҗан
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр