Кара карлыгач () — кыйгач кара канатлы, яхшы очучы кош.
Сыерчыктан ким. Бергәләп йөриләр. Җиргә кунмый диярлек, күп вакытларын һавада үткәрәләр. Канатлары тар һәм озын, арткарак каерылып тора. Койрыгы бераз кытыршы, сумала, тамасы саргылт ак. Башка карлыгачлардан кара гына төсле булуы белән аерыла.
Чыелдык тавыш чыгара: "ии-и-и, рии-и".
Оясы кыя ташларда, кәрнизләрдә, агач куышларында була, аны кара балчыктан сылап эшли. Оясының төсе буй-ала. Канатлы бөҗәкләр белән туклана, аларны һавада гына тота. Суны да очып барышлый гына эчә. Зарарлы бөҗәкләрне аулап файда китерә.
Төрләре Авыл карлыгачы Яр карлыгачы Карлыгач Кала карлыгачы
Дөньяда барлыгы 75 төре билгеле.
Әдәбият Э.Ф. Ишбирҙин. Башҡортостан ҡоштары. Уфа, 1986 ел Уфа, 50-се бит.
Искәрмәләр
Төркем:Кошлар Төркем:Карлыгачлар