Яңа Вершаут — Сарытау өлкәсе Петровск районында урнашкан татар авылы, Синенькие муниципаль берәмлеге составына керә.

Географиясе Район үзәге Петровск шәһәреннән төньяк-көнчыгышка турыдан-туры 17 километр ераклыкта урнашкан.

Атамасы

Авыл атамасы Вершаут елгасыннан килеп чыккан, «вирьсэ» эмордва телләреннән «урманда», «ут» — «эчендә» дип тәрҗемә ителә.

Тарихы Чыганакларда 1859 елда нигезләнгән дип бирелә.(Бүгенге көндә Пенза өлкәсенең Лопатин районына кергән Иске Вершаут дигән татар авылыннан бүленеп чыккан. Иске Вершаут авылы темников татарларына барып тоташа.Хабибуллин А. А. Старый Вершаут. История татарского села. — Саратов: Издательский центр «Наука», 2023. — 396 с.: ил. 1859 елда 24 йорт һәм 146 кеше, 1884 елда 248 кеше яшәгән, бу елны халкы мордва морзалары дип күрсәтелгән була.

Халык саны 2002 елда даими халык саны 70 кеше (татарлар 99 %) тәшкил иткән, 2010 елда 52 кеше яшәгән.

2021 елда авылда 35 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 97 %База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Сарытау өлкәсе Петровск районы торак пунтлары