Мөслим авылында Габдулла Тукай һәйкәле () ― Татарстанның Мөслим районы административ үзәге Мөслим авылында урнашкан һәйкәл. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган. Районда шагыйрьгә багышланган икенче һәйкәл Особенный день для жителей Муслюмово. Новости Татарстана, 29.10.2026.

Тарих

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, 2026 елның 28 октябрендә Татарстанның Мөслим районы административ үзәге Мөслим авылында, Габдулла Тукай исемендәге скверда (Тукай урамы белән Пушкин урамы чатында, «Печән базары» алдында Сенной базар. Новые общественные пространства в Муслюмово. park.tatar, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе (уку йортына Тукай исеме 2016 елда бирелгән)Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбе. Электронное образование Республики Татарстан янәшәсендә) ачылган.

Корылманы урнаштыру эшләре 2026 елның августында башланган, финанслау чыганагы район бюджеты булган.

һәйкәлнең авторы — рәссам, сынчы Халит Хәмит улы Миңнегалиев (1958 елда Актаныш районы Яңа Әлем авылында туган, Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган), Актанышта (2017), Тукай районының Яңа бистәсендә (2024), Мөслим районы Мәлләтамак авылында (2024) Габдулла Тукайга куелган һәйкәлләрнең авторы.

Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев, «Чаллы-Икмәк» АҖ () генераль директоры Рафаэль Юнысов, шагыйрә, Тукай бүләге иясе Лилия Гыйбадуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек мөдире Йолдыз Хисамиева һ.б. катнашканЛилия Шәймиева. Мөслимдә Тукайга һәйкәл ачылды! «Авыл утлары», 28.10.2026.

Тасвирлама

Скульптура китап тоткан шагыйрьнең тулы буйлы фигурасыннан гыйбарәт. Һәйкәл биек постаментка урнаштырылган. Аслыкның үзенә Г. Тукай дип язылган. Һәйкәлнең үзенчәлеге — Тукай кулында аның иҗади мирасы символы булган китап булу.

Һәйкәл янәшәсендә Мөслим районыннан чыккан Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары: Яңа Сәеттән Зөлфәт (премияне 2000 елда алган); Олы Чакмактан Фоат Садриев (2010); Әмәкәйдән Факил Сафин (2021); Түрештән Ләбиб Лерон (2026) портретлары урнаштырылган стенд урын алган. Ачык китап рәвешендәге мәгълүмат такталары бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирә.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мөслимдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Татар-информ, 29.06.2026 В Муслюмово прошли мероприятия, посвященные 140-летию Габдуллы Тукая. tatarstan.er.ru, 30.10.2026 Анастасия Клишева. Памятник Габдулле Тукаю открыли в Муслюмово. Vkvideo, 00:02:51

Моны да карагыз Габдулла Тукай һәйкәле (Мәлләтамак)

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2026 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Мөслим районы һәйкәлләре