Нумизматика (лат. «numisma», грек. «νομισμα» (nomisma) — «акча») — акчалар, акча коелмалары һәм башкалар матди ядкәрләр буенча акча сугу һәм акча әйләнеше тарихын өйрәнүче ярдәмче тарихи фән.

Кайвакыт бу сүз белән башка нәрсәне аңлыйлар. Чөнки нумизматик коллекцияләргә гадәттә тәңкәләр генә түгел, ә акча һәм башка билгеләрнең башка төрләре дә кертелә (шул исәптән аерым дисциплиналарда өйрәнелә торганнары да). Мәсәлән, примитив акчалар, кәгазь акчалар (бонистика), жетоннар, медальләр һәм медальер сәнгатенең башка әсәрләре (медальерика), орденнар һәм бүләкләү билгеләре (фалеристика).Травкин С. Н. Нумизматика // БРЭ. — М., 2013. — Т. 23. — С. 390—393.

Нумизматикадан нумизматик туплауны яки акчалар коллекцияләүне аера белү зарур. Кагыйдә буларак, коллекционерларны акчаның фәнни әһәмияте түгел, аның сирәк очравы һәм сәнгати кыйммәтләре кызыксындыра.

Тарихы Сирәк тәңкәләр белән кызыксыну һәм аларны коллекцияләү антик чорында ук барлыкка килгән.

Фәнни нумизматика XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килә, аның нәсел башы булып венский нумизматы И. И. Эккель санала. Әмма ул Антиклык тәңкәләрен генә өйрәнгән. Башта нумизматларда борынгы грек һәм борынгы рим тәңкәләре зур кызыксыну уята, әмма XIX гасырда инде көнбатыш һәм көнчыгыш урта гасыр тәңкәләренә игътибар арта. — С. 68.

Шәрекъ нумизматикасы өлкәсендә аеруча Россия галимнәре зур эшләр башкаралар. Фәннең бу тармагына шәркыятьче галим, Казан университеты профессоры Х. М. Френ нигез сала. Ул Рус археология-нумизматика җәмгыятен оештыручыларның берсе була (1846); аның саманилар һәм бөвәйхиләр суктырган акчаларны тасвирлауга багышланган беренче фәнни хезмәте гарәп телендә Казан университетында басылып чыга. Френ уннарча мең берәмлек Шәрекъ акчаларын фәнни әйләнешкә кертә, күпсанлы коллекцияләрне тасвирлый, акчаларның йөзләрчә тибын аерып күрсәтә. Аның традицияләре Б. А. Дорн, П. С. Савельев (гарәп акчалары топографиясе һәм Алтын Урда нумизматикасы), В. В. Григорьев, В. Г. Тизенгаузен (Хәлифәлек һәм Саманилар дәүләте акчалары), А. К. Марков, О. Ф. Ретовский (Кырымның XV—XVIII йөзләр акчалары) тарафыннан дәвам ителә.https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/numizmatika

Искәрмәләр

Әдәбият Мөхәммәдиев Ә. Г., Недашковский Л. Ф. Нумизматика // Tatarica. Татарская энциклопедия : [сайт]. — URL: Травкин С. Н. Нумизматика // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2013. — Т. 23 : Николай Кузанский — Океан. — С. 390—393

Сылтамалар

Төркем:Нумизматика