Коҗи Окубо (; 1887, Хиого — 1950, Токио) — япон көнчыгышны өйрәнуче, япон академия гыйлемдә төрки һәм исламовед пионерларның берсе.

Тәрҗемәи хәле Коҗи Окубо 1887 елның Хиого префектурада туган.

1910 елда Токио Чит Телләр Университетта алман теле факультетка соңра көнчыгыш тарихы факультетка укыргы керде. 1915 елда Коръән һәм алты ел узгач Хуҗа Насретдин мәзәкләре япон теленә тәрҗемә итте.

1923 елда Сотосю Университетта мөгаллимә булды. Ул вакытта төрки халыкларның телеләре һәм тарихы кызыксынды. Моңа күбесенчә элеккеге Госманлы империясе калдыкларыннан Төркия Республикасының оешуы, шулай ук Рәсәй Гражданнар сугышы вакытында Идел-Урал буеннан Япониягә мигрантларның килүе йогынты ясаган. Шулай итеп, ул «Маньчжуриядә төрки-татар теле» дигән мәкаләләр җыентыгын яза башлаган. Анда төрки телнең Маньчжуриядә халыкара аралашу телләренең берсе булуы, нигездә, төрки кабиләләрнең үз телләренең йогынтысын көнбатышка күченүләре аша күптәннән таратуы белән бәйле булуы, шулай ук бу телнең ул вакытта берничә мөселман иле өчен кодекслар һәм законнар төзүдә кулланылуы расланган. Ул Харбиндагы һәм Япониянең башка төбәкләрендәге мөселман төрки-татар иммигрантлары белән япон җәмгыяте арасында арадашчы булып эшләгәнOkubo Koodji. Harubin ni okeru toruko minzoku no seikatsu (Жизнедеятельность тюркского народа в Харбине) // Touyou. — 1924. — № 12. — P. 45-57..

1935 елда беренче япон мөчетнең ачышта катнашты, аннан соң ул шуны турында мәкәләне яздыOkubo, K. The Effects of the National movement in the Republic of Turkey // The Kobe Muslim Mosque. A souvenir booklet issued in commemoration of the opening ceremony of the Kobe Muslim Mosque. — Kobe Osaka Press Ltd., 1935. P. 32-33.. Бер ел узгач ул Япония-Төркия мөнәсәбәтләре ассоциациясе тарафыннан Төркиягә Төрек лингвистика җәмгыятенең өченче съездында катнашу һәм Мостафа Кемаль Ататөрек белән очрашу өчен җибәрелде. Ул тыңлаучы буларак съездда катнашкан беренче Япония гражданины булды.

1937 елда «Ислам Мәдәният Ассоциациясе» оешмасының барлыкка китерде.

1939 елда Васеда Университетта ислам мәдәният тарихы кафедраны барлыкка китерде, аннан соң Токио университетта дәресләр тәртибегә «ислам тарихы» курслар кертте. 1949 елга кадәр ул Япониянең берничә университетында ислам мәдәнияте нигезләрен укыткан. Аның академик эшчәнлеге паназиатизм идеяләре һәм Япония империясенең мөселман дөньясына карата Көнбатыш һәм Совет йогынтысына каршы юнәлтелгән сәясәте белән тыгыз бәйләнгән булган. Бу аның оешмасының 1945 елның 15 октябрендә таркалуының, шулай ук укыту һәм нәшрият эшчәнлегеннән читләштерелүенең һәм, нәтиҗәдә, авыр финанс хәленә төшүенең бер сәбәбе булган. Ләкин Япониядә татар һәм башкорт җәмгыяте вәкилләре Окубога яңа өйне һәм эшне табарга ярдәм иттеләр.

1950 елда вафат булды.

Фәнни хезмәтләре Ислам (). Токио: «Иванами Сётэн», 1934. Көнбатыш Азияның кабиләләре (). Токио: «Иванами Сётэн», 1935. Бөек бугазлары (). Токио, 1936 (Хадзиме Кобаяши белән). Замана ислам өлкәсе (). Токио: Шикай Шобо, 1936 (Хадзиме Кобаяши белән). Ислам турында (). Токио: Япон Мәдәният Ассоциациясе, 1938. Ислам дөньяның төп сүзләр (). Токио, 1940. Урта Азияның этник состав турында (). Токио: Кытай Мәсьәләләрнең Өйрәнуче Ассоциацияе, 1942. Көньяктагы дини вәзгыять һәм аңа бәйле мәсьәләләр (). Токио: Бөек Япон Буддист Ассоциациясе, 1942 (автордашларның берсе). Бөек Көнчыгыш Азия сугышы һәм Ислам мәсьәләсе (). Токио: Сацукикай, Сёва 17, 1942. Коръән фәнни хезмәте (). Токио: Даоцзян Академиясе, 1950 (Хироюки Кагишима белән). Дөньякүләм диннәр (). Токио: Сансейдо, 1954.

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:1887 елда туганнар Төркем:1950 елда вафатлар Төркем:Токиода вафатлар Төркем:Токио университеты укытучылары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Төрки халыклар белгечләре