Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте (мөфти Али Воронович) белән бутамагыз. Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе, Беларусь Мөселман берләшмәсе (, ) — Беларусь Республикасында мөселманнарның бер өлешен берләштерүче дини берләшмә, мөфтият (берләшмә рәисе мөфти Әбу-Бәкер Шабанович). 2026 елга берләшмә 17 җәмгыятьне үз эченә ала.

Бурычлары Мөфтият эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләрнең берсе — мөселманнарны агарту һәм мәдәни тәрбияләү, шулай ук Беларусь татар-мөселманнарының рухи мирасын саклауМинск Җәмигъ мәчетендә Ислам музее. islambel.by, традицион исламны саклауда һәм таратуда ярдәм күрсәтү, берләшмәгә кергән мөселман җәмгыятьләренең һәм башка оешмаларның устав бурычларын үтәүдә эшчәнлеген координацияләү, традицион Ислам кануннарын саклап калу, дини экстремизм күренешләрен кисәтү, мөселман җәмгыятьләре берләшмәсенә кергән әгъзаларны традицион Исламның тәгълиматы һәм әхлагы рухында укыту һәм тәрбияләү, Берләшмәнең дини хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау, шулай ук аларның кушуы буенча аның теләсә кайсы әгъзасын ил эчендә дә, чит илләрдә дә яклау Задачи Объединения.

Тарих

Беларусь Республикасында бердәм мөселман оешмасын төзү юнәлешендә эш 1988 елда ук башланган. Башлангыч чорда дини оешма күбесенчә Беларусьның борынгы татар җәмгыятьләреннән: Минск, Өе, Клецк, Навагрудак, Слоним, Смилавичы, Скидзель, Видзы, Уздадан формалашкан. 1994—1995 елларда 9 яңа җәмгыять теркәлгән. 1990-еллар башыннан, Беларусь бәйсезлек алгач, Беларусь татарларының бай тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү һәм пропагандалау башланган.

1991 елда Ибраһим Канапацкий һәм Якуб Якубович (?-1999) башлангычы белән Минскида Беларусь татар-мөселманнарының иҗтимагый мәдәни «Әл-Китаб» (2000 елдан ) иҗтимагый берләшмәсе төзелгән, беренче рәисе — Әбу-Бәкер ШабановичМуфтий Шабанович Абу-Бекир Юхьянович. Руководство .

1994 елның гыйнварында үткәрелгән Беренче бөтенбеларусь мөселманнар корылтае карары нигезендә оештырылган Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе 1994 елның 2 февралендә рәсми органнарда теркәлгәнРелигиозные объединения в Республике Беларусь. ЦАРКВА. Оешкан вакытында берләшмә 25 мөселман җәмгыятенең эше белән җитәкчелек иткән. Слонимда (1994), Смилавичыда (1996), Навагрудакта (1997), Видзыда (1999), Клецкида һәм Молодечнода (2000), Ловчыцыда (2002) мәчетләр яңартыла яки яңабаштан төзелә, Ивьеда татар мәдәният үзәге ачыла (1995).

1994 елда төзелгән «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе хәзерге вакытта (2025 елга) 17 җәмгыятьне берләштерә, аларның күпчелегенең үз мәчетләре һәм гыйбадәт йортлары барМуфтий Абу-Бекир хазрат Шабанович переизбран председателем МРО в РБ. islambel.by, 30.12.2025.

Беларусия мөселманнарының төп өлеше — татарлар. Татарлардан тыш, төрле еллардагы миграция хисабына тагын 32 мөселман этнотөркеме барлыкка килгән: алар арасында гарәпләр дә, төрекмәннәр дә, төрекләр дә, азәрбайҗаннар да бар. Мәзхәбләр, нигездә, хәнәфи һәм шәфигый мәзхәбләр.

2026 елның 21 августында Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәрендә узган «Халыкара аренада мәдәниятара хезмәттәшлекне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту механизмнары» дип исемләнгән халыкара форум барышында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе» республика дини берләшмәсе арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланган. Документка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович кул куйганМинскида Татарстан мөфтияте һәм Беларусь Мөселман дини берләшмәсе арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. ТР МДН, 21.08.2026.

Мәчет

МинскидаМинск мәчете 1902 елда ачылган, 1949 елда ябылган, 1962 елда җимереп, нигезендә «Юбилейный» рестораны төзелгән яңа җәмигъ мәчете 2016 елның 11 ноябрендә Рәҗәп Әрдоган һәм Александр Лукашенко катнашында ачылган Соборная мечеть торжественно открыта в Минске. БЕЛТА, 11.11.2014'И. Канапацкий. Стояла в Минске мечеть. «Российская газета», 17.10.2003. 2024 елда Минск Җәмигъ мәчете үзенең 425 еллыгын билгеләп үткән. Аның тарихы 1599 елда ук башлана — ул вакытта ул агачтан булган. ХІХ һәм ХХ гасырлар чатында Минск мөселманнары яңа таш мәчет төзегәннәр, ул 1902 елда тантаналы рәвештә ачылган. Биредә төрле яшьтәге балалар, өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәпләре бар. Еш кына балалар өчен төрле конкурслар, яшьләр өчен форумнар үткәрелә. «Беларусьта Ислам» музее урнашкан.

Мөфтиләр

1994 елда Беларусь мөселманнарының беренче корылтаенда Берләшмәнең беренче рәисе (мөфти) итеп (1929—2024) сайланган, ул берләшмәне 11 ел — 2005 елга кадәр җитәкләгән. Ул бу вазифага 1996 һәм 1998 елларда кабат сайланган. 1990 елдан «Әл-китап» җәмгыяте эшендә актив катнашкан, хәзерге Беларусь җирләрендә туган һәм Литва, Польша, АКШ һәм башка илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәдә торган. Беренче мөфтине сайлау вакытында Беларуста 11 мөселман җәмгыяте һәм бер мәчет эшләгән. Өченче съезд алдыннан аның гамәлләре һәм инициативалары нәтиҗәсендә җәмгыятьләр саны 24 кә, мәчетләр саны 4 кә кадәр артканCentrum Naukowo-Analityczne «Białoruska Perspektywa»: Kto jest kim w Białorusi. Białystok: Podlaski Instytut Wydawniczy, 2000, s. 313, seria: Biblioteka Centrum Edukacji Obywatelskiej Polska — Białoruś. ISBN 83-913780-0-4. С. 12. Дәүләт хезмәтеннән (Беларусь Республикасы Мәгариф Министрлыгының Дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары), пенсиягә чыккач, Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович (1939 елгы) 2005 елда берләшмәнең мөфтие итеп сайланган. Дүртенче срок рәттән бертавыштан мөфти итеп сайланган. 2025 елның 27 декабрендә Минскида җәмигъ мәчетендә узган «Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе»нең Х съездында Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович мөфти һәм берләшмә рәисе вазифасына яңадан сайланган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстан мөфтияте һәм Беларусь Мөселман берләшмәсе хезмәттәшлек меморандумын имзалады. Татар-информ, 21.08.2026 Мусульманское религиозное объединение в Республике Беларусь. Общая информация

Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Беларусиядә ислам Төркем:1994 елда нигезләнгән дини оешмалар