Мария Корда (, тумыштан Мария Антония Фаркаш (); 1898 елның 4 мае, Дева — 1975 елның 2 феврале, Женева) — маҗар телсез кино актрисасы. Маҗарстанда, Австриядә һәм Алманиядә төшкән.

Тормыш юлы Мария 1898 елның 4 маенда Маҗарстанның Дева шәһәрендә туа. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Будапешт театры сәхнәсендә уйный, ә 1919 елда кинода дебют ясый һәм шул ук вакытта маҗар кинорежиссёры Александр Кордага кияүгә чыга. Маҗарстан Совет Республикасы беткәч, Кордалар гаиләсе Австриягә эмиграцияләнә һәм Венада төпләнә. 1920 еллар башында Мария Австриядә бик популяр була. Ул чорның иң әһәмиятле фильмнары — «Самсон һәм Далила» (1922), «Кол королева» (1924) һәм «Елена Троянскаяның шәхси тормышы» (1927). Актриса шулай ук «Помпеяның соңгы көннәре» (1926) Италия тарихи фильмында төшә.

1926 елда ире артыннан Мария Берлинга күченә, ә бер елдан соң алар икәү Голливудка китәләр. Америкада актриса уңышка ирешә алмый — ул бары бер фильмда гына төшкән — «Елена Троянскаяның шәхси тормышы», режиссёры үзенең ире була. Аның Голливуд карьерасы юлында тавышлы кино чоры башлануы төп киртә була: Мария инглиз телен начар белгән һәм Америка киноэкраннарына үтеп керергә бернинди мөмкинлек дә булмаган.

Европага кайткач, актриса берничә британ һәм алман картиналарында төшә һәм 1929 елда кинодан китә. 1930 елда Александр белән аерылыша. Берникадәр вакыт ул Нью-Йоркта яши, романнар язарга тырыша, ә аннары Швейцариягә китә.

Мария Корда 1975 елның 2 февралендә Женевада вафат була.

Искәрмәләр

Төркем:Алмания актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2 февраль көнне вафатлар Төркем:1976 елда вафатлар Төркем:15 февраль көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1898 елда туганнар Төркем:4 май көнне туганнар Төркем:Маҗарстан актрисалары