Сона Искәндәр кызы Ахундова-Гәрәева ( ; 16 октябрь 1896 ел , Бакы -19 октябрь 1971 ел) — Әзербайҗан шагыйре, югары белем алган беренче хатын-кызларның берсе. Композитор Кара Караев Жизнь и творчество Кара Караева, отлитые в бронзе һәм табиб Мөрсәл Караевның Памяти доктора Караева әнисе.

Сона — «алтын» дигәнне аңлата.

Биографиясе Сона Искәндәр кызы Ахундова 1898 елның 16 октябрендә Бакыда туган. Аның әтисе Искәндәр Мирза Габделхөсәен бей улы Ахундов, Краков-Ягеллон университетын тәмамлаган, ә әнисе Зөләйха Бәйрәмалибәкова, үз заманының иң белемле һәм мәгърифәтче хатын-кызларының берсе була

13 яшендә Ахундованың әти-әнисе аны Бакы муниципалитетындагы кызлар мәктәбенә бирә Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул белемен Изге Нина мәктәбенең Бакы филиалында дәвам итә. Соңрак ул фортепианода уйнарга өйрәнә .

Ахундова мәктәптә укыганда ук шигърият белән кызыксына башлый. Ул Мирза Әләкбәр Сабирның шигырьләрен укыган һәм «Молла Насреддин» журналында басылган сатирик шигырьләр, мәкаләләр һәм карикатуралар белән кызыксына.

Ахундованың иң танылган шигырьләренең берсе булган «Ватан» 1974 елда бастырылган «Азәрбайҗан ашыглары һәм шагыйрьләре» китабына кертелгән.

Сонаның шигырьләренә рецензияләр XX гасыр башында «Сәда» («Тавыш»), «Ишык» («Яктылык»), «Каспий» («Каспий»), «Закавказская речь» һәм башка газеталарда басылып чыга. Ахундова беренче хатын-кызлар газетасы «Ишык» («Işiq») белән хезмәттәшлек итә һәм анда даими рәвештә шигырьләрен бастырып чыгара.

Мирас 2018 елның 16 октябрендә Әзербайҗан язучылар берлеге Кара Гәрәев йорт-музеенда Сона Ахундованың 120 еллыгына багышланган «Сона Ахундова-Гәрәева. Истәлек китабы» китабын тәкъдим итә. Китап өч телдә язылган: әзербайҗан, инглиз һәм рус телләрендә.

Шәхси тормышы Ул күренекле табиб, атказанган галим Әбүлфәза Гәрәевка кияүгә чыга, һәм аларның ике улы туа: Кара һәм Мөрсәл Гәрәевлар. Кара Караев — мәшһүр композитор, ә Мөрсәл Гәрәев табиб була.

Искәрмәләр

Төркем:Азәрбайҗан телле шагыйрьләр Төркем:1971 елда вафатлар Төркем:19 октябрь көнне вафатлар Төркем:Бакыда туганнар Төркем:1898 елда туганнар Төркем:16 октябрь көнне туганнар