Мирга Гражините-Тила (; 1986 елның 29 августы, Вильнюс) — Литва дирижёры. Литваның мәдәният һәм сәнгать буенча Милли премиясе лауреаты (2018).

Тормыш юлы Музыкантларның өченче буыны вәкиле, пианистка Сигуте Гражинене һәм хор дирижёры Ромуальдас Гражинис кызы, Литвада танылган музыка педагогы Беата Василяускайте-Шмидтене оныгы. Бала чагында рәсем сәнгате белән шәгыльләнә, Чюрлёнис исемендәге Милли сәнгать мәктәбендә укый. 11 яшендә музыка белән шөгыльләнүгә күчә, бу яшьтә белем алу өчен мөмкин булган бердәнбер белгечлекне — хор дирижёры белгечлеген сайлый. Грац Музыка һәм театр университетын тәмамлый (2007), шулай ук Цюрих югары музыка мәктәбендә Иоганнес Шлефлида, Лейпцигта һәм Болоньяда укый.

2011 елда Мирга Гражините-Тила Һайделберг операсында икенче капельмейстер, аннары 2013—2014 елларда Берн операсында беренче капельмейстер вазифасын били. 2012 елда Лос-Анджелес филармония оркестры пульты артында дебют ясый, 2014 елдан дирижёр-ассистент; тәнкыйть аның репертуарны киңәйтү буенча эшен яхшы кабул итәMirga Gražinytė-Tyla shows why she’s moving up in latest L.A. Phil show at Disney Hall // Los Angeles Times, 11.12.2015.. 2015 елдан Зальцбург җир театрының музыка җитәкчесе, Вольфганг Амадей Моцартның «Тылсымлы флейта»сында зур уңыш белән дебют ясыйА. Мокроусов. В Зальцбурге «Волшебную флейту» сыграли с куклами // «Ведомости», № 3771, 13.02.2015.. 2016 елның февралендә Бирмингем шәһәр симфоник оркестрының музыка җитәкчесе вазифасына контрактка кул куя.

2018 елда «Литва алдындагы казанышлары өчен» орденының рыцарь тәресе белән бүләкләнәDėl Lietuvos Respublikos ir užsienio valstybių piliečių apdovanojimo Lietuvos valstybės ordinais ir medaliais Vasario 16-osios – Lietuvos valstybės atkūrimo dienos proga.

Искәрмәләр

Төркем:Вильнюста туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1986 елда туганнар Төркем:29 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Дирижёрлар