Вафирә Гыйззәтуллина (1946 елның 13 феврале, Камай авылы, ТАССР, РСФСР, ССРБ – 2001 елның 17 сентябре, Уфа-Казан трассасы, ТР, РФ) – җырчы, Милли Мәҗлес депутатыГизатуллина Вафира Мухаметдиновна millattashlar.ru, ТАССРның халык (1981), Каракалпакстан АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1988)Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит, .
Тәрҗемәи хәле Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.
Мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту укуханәсенең китапханә эше бүлегенә укуга керә. Укуханәне тәмамлагач, Камай китапханәсендә хезмәт итә, хор оештыра, аның солисты булаВафира Гизатуллина-соловей татарского народа mendeleevsk.tatarstan.ru.
1965 елда Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1965-1974 елларда Казан консерваториясендә укый һәм Валентина Лазько вокал классы буенча тәмамлый.
1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән Халык җырлары башкаручылары бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хезмәт итәГизатуллина Вафира Мухметдиновна tatobzor.ru, 1975-1994 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты була.
Җырчы 1990-елларда Татарстан Җөмһүриятенең язмышы хәл ителгәндә бик тә актив була, күп протестларда катнаша. Ф.Бәйрәмова сүзләре буенча, В.Гыйззәтулина, 1994 елда Чечня Җөмһүриятенә гаскәр кертүгә каршы чыгып, Рәсәйнең атказанган артисты исеменнән баш тартырга була"Вафирә – күпкырлы җәүһәр таш иде" azatliq.org.
"Кара сишәмбе" вакыйгалары белән бәйлеВалютная паника»: как нагрянул «черный вторник gazeta.ru, 1994 елда Вафирә Гыйззәтуллина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә штат кыскарту дулкынына, Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов Закир Сафиннан соң эләгеп, эшен калдырырга мәҗбүр булаГаугалы йорттан җыр качар madanizhomga.ruТрагедия звезды татарской эстрады tatpressa.ru. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Алмания һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестрының алдынгы солисты булып эшли.
Җырчының 55 яшенә Камай авылы тарафыннан Ока машинасы бүләк ителәВ автомобильной катастрофе погибла Вафира Гиззатуллина pravda.ru. Шул машинада Камай авылыннан кайтышлый, 2001 елның 17 сентябрендә Вафирә Гыйззәтуллина Мәскәү-Уфа трассасының 963нче километрында юл казасында һәлак була."Соңгы елларда аның яшисе килмәде. Дөнья кысаларын тарсындымы, күпме генә өзгәләнсә дә, хәтерсезлек корбаны булу күз алдына килдеме – белмим. Еллар узган саен, тормышның тизлеге арта бара, дия иде", – Камилә Гыйззәтуллина, җырчының кызыВафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә: "Һәлакәт буласы көнне концерт куярга чыгып киттек" matbugat.ru.
Иҗаты 1971 елда Вафирә Гыйззәтуллина Казан телестудиясе төшергән "Идел көйләре" фильм-концертта Гали Ильясов, Рәхилә Мифтахова, Ренат Ибраһимов, Эмиль Җәләлетдинов белән берлектә катнаша. Вафирә Гыйззәтуллина Иделгә багышланган җыр белән концертның башында чыгыш ясый. 1974 елда җырчы Воронежда узган Җырчылар бөтенрусия конкурсында һәм Һавананың Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале конкурсында лауреат исеменә лаек була.
Җырчы даими рәвештә туган авылының һәм районының зур вакыйгаларында катнаша, чыгышлар ясый. Озак еллар Вафирә Гыйззәтуллина "Сандугач" балалар вокал-хор бәйгесенең жюри әгъзасе булды. Бүген конкурс җырчының исемен йөртә.
Хәтер 2016 елның 13 февралендә җырчының туган авылы Камайда истәлекле такта куела. В. Гыйззәтуллина исемендәге Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы даими үткәрелә. В. Гыйззәтуллина исемендәге "Сандугач" Төбәкара балалар-яшүсмерләр вокал-хор конкурсы уза. Туган авылы Камай авылының яңа салынган мәдәният йортына исеме бирелгән. 2021 елның 16 сентябрендә Казанда Татарстан урамы 7нче йортта истәлек тактасы куелган (тактаның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин)Зилә Мөбәрәкшина. Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Татар-информ, 16.09.2021.
Репертуар В.Гыйззәтуллина - камера музыкасын үстерүгә һәм танытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул күп татар көйязарларының җырлары һәм романсларының беренче башкаручысы булып таныла, шул исәптә Әнвәр Бакиров, С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Р.Еникиев, М.Макаров вокаль әсәрләреГыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы tatarica.org.
"Туй җыры" (С.Сөләйманова сүз., Ш.Кашапов муз.)Туй җыры (өченче вариант) erlar.ru "Сагындым" (Ф.Кәрим сүз., Ә.Бакиров муз.) "Кыр казлары киткәндә" (Р.Гәрәй сүз., Ә.Бакиров муз.)
Искәрмәләр
Чыганаклар "Вафирә – күпкырлы җәүһәр таш иде" azatliq.org «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14 Шакирзянов М. «Республика Татарстан» 14.09.2004 Мулланурова Р. Иреккә омтылу // Сөембикә. 1991. № 11 Тимбикова К. Сәхнәләрдә йолдыз // Казан утлары. 1991. № 3. Гыйззәтуллина Вафирә Мөхәммәтдин кызы tatarica.org
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Милли Мәҗлес Камай авылы
Төркем:Татар җырчылары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Юл-транспорт казасында һәлак булганнар Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе