Лилиан Наврозашвили, Лилиан Гурам кызы Наврозашвили (1974 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Муса Җәлилнең оныгы. Санкт-Петербург яшь тамашачы театры актрисасы. «Күгәрченкәй» (Голубка) актёр җыры бәйгесе һәм «Җан авазы» (Крик души) актёр эшләре бәйгесе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 2 октябренда Казанда туган. Казанның 96 нчы санлы урта мәктәбен, 1 нче санлы музыка мәктәбендә фортепьяно сыйныфын, Казан театр училищесын (Чулпан Хаматовадан бер курс түбән), Санкт-Петербургта Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын () (1993 елдан Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясе (), 2014 елдан Россия дәүләт сәхнә сәнгате нституты ()) (Андрей Толубеев курсы) тәмамлаган.
Иҗат юлы 1999 елдан, Театр институтын тәмамлагач, Брянцев исемендәге Санкт-Петербург ТЮзында төп рольләрдә уйный башлый. Дебюты — «Аңла мине» (Пойми меня) балалар спектаклендә Алиса роле. «Эльдорадио»да Лилиан Ли псевдонимы белән тапшырулар алып бара. 2002-2004, 2008-2010 — «100 tv» («Fm tv» проекты) каналында алып баручы. VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашаБизнес-онлайн, 23.07.2012.
Уйнаган рольләре Пьеретта — «Пьеретта япмасы» (Покрывало Пьеретты) режиссер Роман Мархолиа Марианна — «Тартюф» Регана — «Король Лир» Марфа — «Правда хорошо а счастье лучше» Феона — «Капкан саен калҗа булмый» (Не все коту масленица) Ул — «Зират фәрештәсе» (Кладбищенский ангел) Юля — «Анданте» Рут — «Тәэсир» (Влияние) Поля — «Мещане» Вера — «Чыгарылыштан соңгы төн» (Ночь после выпуска) Горчица — «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)
Фильмография «Ватылган фонарьлар урамы» (Улицы разбитых фонарей) «Литейный» «Тикшерү серләре» (Тайны следствия) «Диңгез иблисләре» (Морские дьяволы) «Бүре бастыручы эт» (Волкодав) «Юл кизүе» (Дорожный патруль) «Табиб» (Врач) «Канун чикләреннән тыш» (За пределами закона) - Кира «Медея»
Гаилә хәле Әбисе — Зәкия Садыйкова, бабасы — Муса Җәлил. Әнисе — Люция Муса кызы Җәлилова, кинорежиссер, әтисе Гурам Наврозашвили, рәссам. Әтисе Яр Чаллыга күргәзмәсен алып килгәч, танышканнар. Беренче ире - словак Мирослав, продюсер, улы — Баграт Мирослав улы Наврозашвили (2005 елгы)Беренче улына милләте грузин булган әтисенең фамилиясен биргән. Икенче ире — Игорь Шичко, бизнесмен, спортчы (тимераякта шуу), улы — Макар Игорь улы Шичко.
Искәрмәләр
Әдәбият Жизнь прожить-не поле перейти! (жизнь и творчество внучки М. Джалиля Л. Наврозашвили). «Нур» (Санкт-Петербург), 2002 ел, N 1-2 (январь-февраль). Нәбирә Гыйматдинова. Муса гына гаепле түгел. «Идел», 1996 ел, N 1-2. Нәбирә Гыйматдинова. Лилиан-Җәлил оныгы. «Идел», 1996 ел, N 7-8. Нәбирә Гыйматдинова. Давай поговорим, родная. «Идел», 1999 ел, N 4.
Сылтамалар Л. Наврозашвили Кино-театр.ру сайтында Л. Наврозашвили бергә укыган Чулпан Хаматова, Иван Ургант турында Казанга Муса Җәлил оныгы кайтты Альбина Хазиева. Маршрут удачи: Казань - Тбилиси – Петербург. «Элита Татарстана», 01.11.2012
Моны да карагыз Лилиан белән О. Иванычева әңгәмәсе. «Казанские ведомости», 2012 ел, 11 сентябрь
Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Муса Җәлил