Казаков мәчете (; Уникенче җәмигъ мәчете) — Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә урнашкан булган таш мәчет. 1876 елда сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Казаков акчасына төзелә. 1975 елда җимерелгән. Архитекторы билгесез. Мәчет Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә урнашкан булган.
Архитектурасы Мәчет бер катлы ике бүлмәле сигезпочмаклы манаралы кирпеч бинадан гыйбарәт була.
Мәчет тарихы 1874-1875 елларда сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Аитовка хакимият мәчет салырга рөхсәт бирә һәм ул шушы ният белән иске мөселман зираты җирендә буш урын сатып ала. 1875-1876 елларда сәүдәгәр Мөхәммәт Казаков хисабына таш мәчет төзелә. 1975 елда Татарстан урамын төзү белән бәйле рәвештә горисполком карары белән мәчет архитектура һәйкәле исемлегеннән төшерелә һәм җимерелә.
Сылтамалар Казаков мәчетенең кыска гомере / Р. Салихов // Время и деньги. — 20.01.2005 Казаковлар / С. Губайдуллин // Гасырлар авазы — Эхо веков. — 2004. — № 2.
Төркем:Россиянең тарихи мәчетләре