Александр Филиппов (Александр Павел улы Филиппов, ) — язучы, тәрҗемәче. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1973), Башкортстанның халык шагыйре (2004). Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы (1965).

Тәрҗемәи хәле 1932 елның 7 ноябрендә БАССР Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында туган.

Урта мәктәпне (1951), Уфада Башкорт педагогия институтын (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) (1956) тәмамлый.

Радио комитетының Салават һәм Күмертау шәһәрләре буенча махсус хәбәрчесе булып эшли.

1961 елдан Уфада. Радиода яшьләр өчен тапшыруларның мөхәррире була.

1968 елдан БАССР язучылар берлегенең рус язучылары бүлекчәсе җитәкчесе, әдәби фонд җитәкчесе (1983-1991), идарә сәркатибы вазифаларын башкара.

1991 елдан «Истоки» газетасының мөхәррире. Уфагид сайтында

Иҗаты А. Филиппов – күп санлы шигырь китаплары авторы. Ул үз иҗатында туган республикасы темасына еш мөрәҗәгать итә. Беренче китабы – «Аҗаган» (Зарница)(1961).

Киноларга сценарийлар яза: «Башкорт балы», «Республиканың бер көне», «БР нефтьчеләре», «БР умартачылыкларында».

Тәрҗемә белән шөгыльләнә: Муса Гали «Кош һәм күз яшьләре», Сәгыйть Мифтахов «Зимагурлар», Хәким Гыйләҗев «Ватан улы», Вазыйх Исхаков «Бахтизин», Фәрит Исәнгулов «Исәннәр өчен һәйкәлләр», Заһир Исмәгыйлев «Салават Юлаев» либреттосы

Китаплары

Аҗаганнар (1961) Торна очышы (1965) Бер уч туфрак (1968) Зәңгәр апрель (1970) Дусның кул кысуы (1974) Озак-озак еллар (1976) Ерактагы кайтаваз (1976) Гасырлар җиле (1980) Иҗек (1984) Гасырларның утлы җилләре (1986) Яшен яшьнәгәндә (1987)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Г. Сәләм премиясе (1972) – «Тополь бураннары чоры» (Пора тополиных вьюг) китабы (1972) өчен Салават Юлаев ордены Башкортстанның халык шагыйре (2004) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек), Уфа, 1988.

Сылтамалар БР әдәбият картасы сайты «Башинформ» МА

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:Рус язучылары Төркем:Журналистлар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әдәби фонд җитәкчеләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Тәрҗемәчеләр