Түбән Кама җәмигъ мәчете – Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан мөселманнарның гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең үзәк мәчете. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.
Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты кисешкән почмакта, шәһәрнең 25 һәм 30 микрорайоннары арасында, Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан. Көнчыгыш фасадына каршы якта, урам аркылы – Николай Лемаев исемендәге бакча (сквер), бинадан төньякта һәм көнбатышта – шәһәр бакчасы (парк) башлана.
Тарихы 1989-1996 еллар аралыгында төзелгән. Түбән Кама шәһәренең 30 еллыгы юбилее уңаеннан1966 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелгән ачылган.
Бина Мәчет бинасы башка мәчетләрдән гадәти булмаган корылышы белән аерылып тора. И. Сабитов проекты буенча мигъмарлар Р. Макуев һәм Ф. Ханов бинаны яңача, хәзерге заман татар мигъмариятының неоромантизм төрен кулланып төзегән.
Күпманаралы, намаз уку залы булган мәчет түбәсенең ике якка авыш итеп ясалуы һәм түбәcендә гөмбәз булмавы, шулай ук манараларының нигезе дүрткырлы багана итеп ясалуы белән җәлеп итә. 66 метр биеклектәге манаралары Русиядә иң биекләрдән санала. Манарасының 32 нче метрында азанчы өчен көн яктылыгы бирә торган итеп áркалы уемтыклар ясалган.
Бинага төп керү юллары көнчыгыш фасад ягында. Вестибюльдән икенче катка – намаз уку залына (мәйданы 900 м²) күтәрелергә, шулай ук аскы катка – кием элү, тәһарәтләнү бүлмәләренә төшәргә мөмкин.
Хезмәтләр Мәчет бинасы белән янәшәдә мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, «Рисалә» мәдрәсәсе көн күрә (дини комплексның гомуми мәйданы 2 500 м²) RuTraveller сайты
Татар телендә «Догалы өй» гәҗите нәшер ителә.
2002-2005 елларда мәчетнең имам-мөхтәсибе — Рамил Юнысов. ИА Регнум
2005-2017 елларда мәчет белән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин (Әлмар Дәүләтшин)Сарман районы энциклопедиясе.Чаллы:Идел-йорт,2000., 2017 елның августыннан Салих хәзрәт Ибраһимов идарә итәТүбән Каманың сайланган имам-мөхтасибе журналистларны очрашуга чакыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты, 04.08.2017 .
«Рисалә» мәдрәсәсенең мөдире – Рәфыйк Исламгалиев (2011-2012 елларда)Түбән Кама телевидениесе сайты ansar сайты
Моны да карагыз Мөхтәсиб шәкертләрне мәдрәсәгә кертми Мәдрәсә мөдире вазифасыннан китә
Искәрмәләр
Чыганак Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Татарстан мәчетләре. Альбом. — Казан, 2000. Шәһәрнең рәсми сайты. Тарих
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Түбән Кама мәчетләре