Оконишников йорты () Оконишников йорты. Татарская энциклопедия TATARICA ― Татарстан язучылар берлеге йорты ― Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан бина, җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия архитектура һәйкәле. Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча теркәлгән. Бинада Татарстан язучылар берлеге идарәсе, Әдәби фонд, Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) аппаратлары, «Чын мирас» журналы мөхәрририяте урнашкан.

Тарих 1907 елда фабрикант М. И. Оконишников өчен төзелгән. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәреПечище тегермәнендә Янка Купала эшләгән һәм музее оештырылган тоткан.

1920 елларда 16 санлы балалар йорты булып хезмәт итә. Соңрак 2 санлы балалар хастаханәсе (баш табиб Ефим Лепский) урнаштырыла. Күп вакытлар үткәч, Лепский исемендәге шәһәр клиникасының балалар бүлеге итеп үзгәртелә.

Соңгы елларда Татарстан язучылар берлеге, «Идел» журналы мөхәрририяте урнашкан булган.

2006-2008 елларда, яңа проект буенча 2011-2012 елларда Татарстан язучылар берлеге йортын үзгәртеп коруга Татарстан хөкүмәте 100 млн сум акча тотты.ТР президенты матбугат хезмәте хәбәре

2022 елда бинада капиталь ремонт үткәрелә. Рузилә Мөхәммәтова. Язучылар берлеге подвалында томалап калдырылган бүлмә табылган. [Татар-информ], 12.11.2022

Бина Казан шәһәренең Мөштәри урамында, аның Щапов һәм Бутлеров урамнары белән чикләнгән өлешендә, шәһәр архитектураының (шәһәр особнягы) матур үрнәге булып тора.

Бина урамның кызыл сызыгыннан эчкәрәк кертеп салынган. Урамнан бинаны чуеннан коелган«Казан тимер коюы» дип аталган стиль челтәрле капка һәм койма аера. Чуеннан челтәрле коймалар һәм капка ясауны җирле Чабакса осталары башкарганы билгеле. Бина барокко һәм рококо стильләрен дә кулланып, соңгы классицизм стилендә салынган. Мөштәри урамы 14а адресы буенча теркәлгән янкорма-бинаны (хәзерге вакытта сүтеп алынган) 1844 елда архитектор Х. Крамп төзегәне мәгълүм.

Бина ике катлы, аның гомуми мәйданы 1 672 м² (562 м² – ярдәмче бүлмәләр) Искәрмәләр

Әдәбият Казань в памятниках истории и культуры . Казан, Татарстан китап нәшрияты,1982. Сылтамалар Оконишников йорты. Татарская энциклопедия TATARICA Рөстәм Ахунов сайты. Фотосурәтләр Татарстан язучылар берлеге сайты

Моны да карагыз ТР президенты Язучылар йортын карады Бинага янаган куркыныч турында

Төркем:Казанның истәлекле урыннары Төркем:Казанның Мөштәри урамы Төркем:Казан биналары һәм корылмалары