Гүнәш ТөрколИстанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә эшли (, , 1981 ел, Төркия, Әнкара) ― Төркиядә яшәп иҗат итүче татар чыгышлы рәссам. Төркия заманча сәнгате вәкиле.

Тәрҗемәи хәле 1981 елда Әнкарада туган. Гаиләсе чыгышы белән Пенза якларыннан, атаклы Терегуловлар нәселеннән. Татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үскән. Әби-бабалары Кытайда (күпчелек Маньчжуриядә) яшәгән, аннары 1950-елларда Төркиягә күчеп килгән.

2004 елда Истанбулның Мимар Синан исемендәге рәсем бүлегендә белем алган, аннары 2008 елда сәнгать дизайны буенча магистратураны тәмамлаган, әлеге университетта дисциплинаара сәнгать буенча докторлык диссертациясе яклаган.

Истанбулда яшәп, иҗат итә. 2005 елдан шәхси сәнгать эшеннән тыш, ул шулай ук Ha Za Vu Zu һәм GuGuOu рәссамнар берлекләре белән уртак проектлар өстендә эшли. Гүнәш Төркол Oğuz Erdin һәм Güçlü Öztekin белән бергә GuGuOu берлегенә нигез салган, алар шулай ук Ha Za Vu Zu әгъзалары булып торалар.

Иҗаты

Гүнәш ― рәсем, тукыма, буяулар, видео, аудио белән эшләүче рәссам. Мифология, шаманизм белән кызыксына. Әлеге ике теманы чигеш аша берләштерә. Рәссам үз эшләрендә тукыма, тегү, тавыш һәм бизәкләр ярдәмендә сексуаль тәңгәллекләр арасындагы аралашуны яктыртаGüneş Terkol Ozgecmis. SergiRehberi.Com. Аның хезмәтләре хатын-кызларның теләктәшлеге, бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм ишетә белү, кул хезмәте аша үз-үзеңне белдерү, бер социаль төркем кысаларында үзара ярдәмләшү турындаТурецкое современное искусство Вконтакте, 30.03.2025. Рәссамга рамга тарттырылган киндер, буяулар кирәк түгел, ул күбрәк марляда эшли. Аның эшләре агрессив түгел, алар гаҗәпләндерә, уйланырга мәҗбүр итә. Күпчелек эшләре ак-кара төстә, төсле эшләре дә бар.

Ул ― 2016 елда Сан-Паулу шәһәрендә биенналедә, 2024 елда Венециядәге биенналедә катнашкан сәнгатькәр. Италиядә дә ул мөһаҗирләр белән эшләгән, мөһаҗир хатын-кызларны тасвирлаган зур баннерлар ясаган. Гомумән, Гүнәшнең эшләрендә хатын-кыз темасы аерым урын алып тораНастасья Пилецкая. Гюнеш Терколь Güneş Terkol: 5 современных турецких художника, который стоит знать. «Вопросы и увлечения», 20.04.2024.

2017 елда бер эше Екатеринбургта узган Урал заманча сәнгать биенналесында катнашкан.

Кызыклы факт 2026 елда әнисе Элмира Төркол белән Истанбул шәһәренең тарихи үзәгендә, Salt Galata галереясендә (ул урнашкан бина Госманлы империясе банкының элеккеге штабы, 1892 елда ачылган3 причины посетить бесплатный культурный центр Salt Galata в Стамбуле. Тревел чесотка, 6.03.2023) «Әпипә» дип исемләнгән күргәзмә оештырган. Күргәзмә Россия империясеннән Кытайга, 1950-еллар башында Кытайдан Төркиягә килеп урнашкан татар мөһаҗирләре турында сөйли. Татар мөһаҗирләренең тарихы күбрәк хатын-кызлар аша тапшырыла. Күргәзмәнең үзәк эше — «AnaBala» — татар хатын-кызларының тавышларын берләштергән проект. Анда Филиз Аги, Нәркиз Акчура, Нәркиз Акыш, Талия Чураки, Сузан Дәүләтшах, Айнур Фомин, Садия Кириш, Элмира Төркол, Дениз Тиниш һәм Һалинур Агиш катнашкан. Аларның һәрберсенең кыйммәтле өлеше, аерым тарихлары бердәм текстиль паннога — татар келәменә әверелгән.

Шәхси күргәзмәләре + Ел Күргәзмә Шәһәр Урын 2010 Dreams On The River (Елгадагы төшләр) Чуңчиң OrganHaus 2012 What a Loop Берлин 2013 Лондон Whitechapel Gallery 2014 Holographic Recording (Голографик язмалар ) Истанбул NON 2015 The Young Fair in Basel Базел 2017 Ruh Ambarı Әнкара Galeri Nev.

Күмәк күргәзмәләр + Ел Күргәзмә Шәһәр Урыны 2007 Истанбул 10. İstanbul Bienali 2007 Sobe Истанбул Bilsar Binası 2008 Kaserne Базел 2008 Mercy Ливерпуль 2008 Rotterdamse Schouwburg Роттердам 2008 Triennale Bovisa Милан 2008 Lokaal01 Антверпен 2008 Geçiş Töreni Yok — Apartman Projesi Истанбул 2008 Truths and Mirages София NLA 2008 Connect the Dots Стокгольм Fargfabriken 2009 Haksız Tahrik Истанбул Hafriyat 2009 Turkish Delight Париж Galerie Mycroft 2009 Вильнюс 10. Baltık Uluslararası Sanat Trienali 2009 Лион 10. Lyon Bienali 2010 Akıntının Tersine Tırmanmaya Çalışıyorlardı Истанбул NON 2010 Sessizlik-Fırtına Измир Port İzmir 2010 Beyaz Kaos Эрфурт Kunsthaus Erfurt 2010 Антакья 2. Uluslararası Antakya Bienali 2010 états d'âmes Париж ENSBA 2010 Лондон Gasworks 2011 Чуңчиң OrganHaus 2011 Dream and Reality (Хыял һәм чынбарлык) Истанбул İstanbul Modern 2011 Doğa Cennetse, Kent Cehennemdir Әнкара Cer Modern 2011 Destroy Istanbul Берлин Galerie Neurotitan 2012 Harekete Geçiren Başlıca Güçler Истанбул NON 2012 Turkish Art Nice and Superb Берлин TANAS 2012 Signs Taken in Wonder (Meraktaki İşaretler) Вена MAK 2013 Better Homes (Daha İyi Yuvalar) Нью-Йорк Sculpture Center 2013 Нью-Йорк ISCP 2014 Stay (İkamet) Gwangju 10. Gwangju Bienali 2015 Passion, Joy, Fury (Tutku, Sevinç, Öfke) Рим MAXXI 2016 Live Uncertainty (Yaşayan Belirsizlik) Сан-Паулу 32. Sao Paulo Bienali

Искәрмәләр

Сылтамалар Гюнеш Терколь Güneş Terkol: 5 современных турецких художника, который стоит знать. «Вопросы и увлечения», 20.04.2024. Rutube video, 09:26

Төркем:Төркия рәссамнары Төркем:Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгатьләр университетын тәмамлаучылар Төркем:Хатын-кыз рәссамнар Төркем:Татар милләтле төркиялеләр