Икътисади чыгымнар () — ресурсларны җәлеп итүгә киткән чыгымнар, шул исәптән бухгалтерия исәбендә чагылган ачык чыгымнар һәм бухгалтерия документларында чагылыш тапмаган мөмкинлек чыгымнары.

Икътисади чыгымнар — фирманың товарлар җитештерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә гомуми чыгымнары (товарлар җитештерү һәм сатуны оештыруга турыдан-туры, шулай ук альтернатив чыгымнарны, ягъни фирманың ресурсларын башка төр эшчәнлек вариантларына файдаланмау сәбәпле алынмаган файданы да кертеп).

Тышкы ресурслардан альтернатив файдаланудан алынмаган керемнәр фирманың табышын, тышкы (сатып алына торган) ресурсларга чыгымнар кебек үк киметә. Бу исә фирма өчен барлык эчке ресурсларның да кыйммәтле булуын белдерә һәм шуңа күрә аның чыгымнарының гомуми күләме:

— тышкы (ачык билгеле) һәм

— эчке (ачык билгеле булмаган) чыгымнар суммасыннан тора.

Башкача әйткәндә, икътисад фәне раславынча, фирманың гомуми чыгымнарына фирма туплаган һәм җитештерүне оештыру өчен файдаланган (фирманың үз милкең дә кертеп) барлык төр ресурсларны алуга чыгымнар һәм аның хуҗасының эшмәкәрлек таланты да керә.

Шундый мәгънәдәге гомуми чыгымнар икътисади чыгымнар дип атала. «Икътисади» сүзе бу очракта чыгымнарны икътисадчылар, бухгалтерлар һәм дәүләт салым хезмәтенең төрлечә аңлавы белән бәйле.

Бухгалтерлар да, салым хезмәтләре дә фирманың эчке (ачык билгеле булмаган) чыгымнарын исәпкә алмыйлар. Алар чынлыкта гамәлгә ашырылган чыгымнарны гына саныйлар.

Икътисади табыш Әгәр предприятиенең гомуми кереме икътисади чыгымнардан артып китсә, калган өлеше эшкуарга икътисади табыш буларак бирелә :

Икътисади табыш = Керем — Икътисади чыгымнар .

Икътисади табыш чыгымнарга кертелми, чөнки ул эшкуарны билгеле бер бизнеста саклап калу өчен кирәкле гадәти табыштан артык табышны күрсәтә. Хәтта икътисади табыш нульгә тигез булса да, эшкуар гадәти табышны да кертеп, барлык ачык һәм яшерен чыгымнарны каплый .Кит П., Янг Ф. Управленческая экономика. Инструментарий руководителя  — СПб.: Питер, 2008 — С.63 — 624с. — ISBN 978-5-469-01489-8

Искәрмәләр

Төркем:Икътисад