Бофорт диңгезе (, ) — Төньяк Боз океанының кырый диңгезе.
Географиясе Диңгез Канаданың Төньяк-Көнбатыш территориялары һәм Юкон территориясе, АКШ-ның Аляска штаты төньяк яр буйларын юа. Бофорт диңгезенә Канада Арктика архипелагының көнбатыш өлеше янәшә ята. Диңгезнең төньяк-көнбатыш чикләре дип Барроу (Аляска) борыныннан Ленд Энд борынына (Принс-Патрик утравы) тиклемгә кадәр юл исәпләнә. Көнчыгышта Банкс утравы белән чиктәш.The Canadian Encyclopedia. The Beaufort Sea
Диңгезе мәйданы якынча 476 000 км2. 1826 елда котып эзләнүче Джон Франклин британ гидрогрофы һәм адмирал Фрэнсис Бофорт хөрмәтенә диңгезгә аның исемен бирә.Большая советская энциклопедия. Бофорта море
Бофорт диңгезе агымнары циклониаль әйләнеш барлыкка китерәләр. Диңгезгә зур Маккензи елгасы, һәм шулай ук уртача озынлыктагы елгалар (Андерсон, Кугалук, Конгакут, Хулахула, Сагаваниркток, Иткиллик, Колвилл, Икпикпук) һәм бик күп вак чишмәләр суларын коя. Маккензи елгасы күп кенә вак утраулардан һәм сазлыклардан торган зур дельта барлыкка китереп Маккензи култыгына коя. Бофорт диңгезенең иң зур утраулары — Херел (11 км2) һәм Бартер (8 км2) Маккензи елгасы тамагыннан көнбатыштарак урнашкан.
Бофорт диңгезенең бухталары һәм култыклары: Диз, Смит, Гаррисон, Прадо, Камден, Маккензи, Кугмаллик, Ливерпул, Амундсен.
Тозлылыгы 28-32 ‰. Су температурасы февральдә 0°С-тан түбән һәм августа 4°С-ка кадәр.
Елның күп өлешендә Бофорт диңгезенең бөтен акваториясе диярлек боз астында була, тик августта гына бозлык яр буеннан 50 — 100 км га ерагая. Төньяк өлеше даими бозлыклар белән капланган.Географическая энциклопедия. БОФОРТА МОРЕ
2006 елга Бофорт диңгезе буйлап чик буенча АКШ һәм Канада арасында бәхәс бар.Northern interests and Canadian foreign policy , Associate Director Centre for Military and Strategic Studies, University of CalgaryBeaufort Sea Areawide 2006, Tract Map No.8, State of Alaska Department of Natural Resources, Division of oil and gas
Табигать байлыклары Диңгезнең төп табигый байлыклары булып шельфтагы карамай яткылыклары булып тора.Marlan W. Downey, William Andrew Morgan, Jack C. Threet, American Association of Petroleum Geologists Petroleum provinces of the twenty-first century, AAPG, 2001 , p. 125 1986 елда беренче карамай чыгаручы платформа ачыла.David L. VanderZwaag, Cynthia Lamson The Challenge of arctic shipping: science, environmental assessment, and human values, McGill-Queen’s Press — MQUP, 1990 , p. 61
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:Америкада бәхәсле территорияләр Төркем:Кеше исемнәре бирелгән диңгезләр Төркем:Төньяк Боз океан диңгезләре Төркем:Канада географиясе Төркем:АКШ географиясе