Яшәү минимумы — кеше организмының нормаль эшләвен тәэмин итү һәм аның сәламәтлеген саклау өчен җитәрлек азык-төлек продуктлары җыелмасының, шулай ук кешенең төп социаль һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләрнең минималь җыелмасының бәясе.
Яшәү минимумы — кешенең туклану өчен физиологик нормалардан түбән булмаган күләмдә азык-төлек алуы, шулай ук аның киемгә, аяк киеменә, торакка, транспорт хезмәтенә, санитария-гигиена предметларына ихтыяҗын минималь күләмдә канәгатьләндерүе өчен кирәкле акча суммасы.
Хезмәт белән хәлләр башкачарак тора: аның бәясенең — хезмәт хакы ставкасының — объектив бәя төшү чиге бар. Бу чик илдә урнашкан бәяләр буенча минималь кирәк-ярак "кәрзин"ең алу өчен түләргә тиешле сумма белән билгеләнә. Мондый "кәрзин"гә кешегә җан асрау өчен, һичшиксез, кирәкле әйберләр генә керә. Әлеге "кәрзин"нең бөясе «яшәү минимумы» дип атала.
Яшәү минимумы зурлыгын билгеләүне түбәндә әйтеп үтелгән кайбер сәбәпләр гаять катлауландыра:
1) яшәү минимумы «кәрзиненә» нәрсәләр керергә тиешлек турында төрле карашлар яши (иң элек эш бирүчеләр һәм профсоюзларда);
2) «кәрзингә» кертелгән әйберләрне куллануның минималь күләмен билгеләүдә бердәм фикергә килү җиңел түгел;
3) төрле регионнардагы бәяләрнең төрле булуы яшәү минимумындагы территориаль төрлелекләргә сәбәп була. Мәсәлән, товар ташуга киткән югары транспорт чыгымнары аркасында, Ерак Көнчыгыштагы һәм Россия көньягындагы бәяләр илнең үзәк өлкәләренә караганда шактый югарырак була.
Шуңа күрә төрле илләрдә яшәү минимумы зурлыгын билгеләүгә төрлечә якын киләләр. Россиядә әлегә төрле әйберләрне минималь нормаларда куллануга нигезләнгән якын килү өстенлек итә.
Шушы нигездә яшәү минимумы зурлыгын билгеләгәндә, туклану буенча белгечләр кешегә ачлы-туклы яшәүдән авырмас өчен кирәкле азык күләмен исәпләп чыгаралар.
Германиядә 1909—1914 еллар арасында эшченең атналык чиста хезмәт хакы 28 марка, ә яшәү чыгымнары 31,1 марка тәшкил иткән, бу күпчелек эшче сыйныф гаиләләренең хатыннарын һәм эшкә яраклы балаларын эшләргә мәҗбүр иткән. Америка Кушма Штатларындагы эшчеләр яхшырак хәлдә булган. Массачусетс Хезмәт Статистикасы Бюросы мәгълүматлары буенча, биш кешелек гаилә өчен яшәү минимумы атнага 14,50 доллар тәшкил иткән, ә Нью-Йорк Хезмәт Бюросы яшәү минимумын атнага 10 доллар дип бәяләгән. Уртача алганда, ир-атлар 1899 елда 11,20 доллар, ә 1914 елда 15,40 доллар эшләгәннәр. Ләкин хатын-кызларның хезмәт хакы түбәнрәк булган — ике очракта да 6 һәм 8,20 доллар. Африка-Америка эшчеләренең хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган — 1911 елда, тармакка карап, 10,60 доллардан 12,30 долларга кадәр.
Яшәү минимумы хәзерге хезмәт базарында минималь хезмәт хакы ставкасын исәпләп чыгарганда нигез итеп алына.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Прожиточный минимум // Словарь финансово-правовых терминов / Под. ред. д. ю. н., проф. Л. К. Вороновой. — 2 изд., перераб. и доп. — М .: Алерта, 2011—558 с.
Төркем:Икътисади статистика Төркем:Икътисад терминологиясе