Рамил Касыймов (1977 елның 23 феврале,Рамиль Касимов. Биография. Глазов, Удмуртия) — күренекле сценарист, режиссер, клиплар авторы.

Биографиясе

Рамил Касыймов 1977 елның 23 февралендә Удмуртиянең Глазов шәһәрендә татар гаиләсендә туган.Киркоров, Лолита, Гузеева белән эшләгән Рамил Касимов: «Хатыным миннән 17 яшькә яшь». Әнисе — Рәйсә Кукмара районына керүче Яңа Чәбия авылыннан. Яңа Чәбиягә кайтып йөргәндә татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Әтисе Нәхыйп — нократ (чүпче) татарларыннан, чыгышы белән Глазов районы Парҗы авылыннан. Бүгенге көндә ата-анасы Татар Парҗысы авылында яши.

Глазов шәһәрендәге 14-нче гимназияне тәмамлый. Аннары Глазов дәүләт педагогия институтында тарих укытучысына укып чыга. 2008 елда Мәскәүгә күченә, шул елдан бирле Россия телевидениесендә («Первый канал», «Россия», «НТВ», «Культура», «Ру. ТВ», «СТС», «Пятница», «Карусель» һәм башкалар) сценарист булып эшли. Шул исәптән "НТВ"дагы «Маска», Ты супер" тапшырулары сценаристы.Известный человек — это тот, которого все знают.Режиссёр из Удмуртии снял клип на песню экс-участника дуэта «Чай вдвоём».

Гаиләсе Гаиләдә ике бала үсәләр, апасы бар.

Ике тапкыр өйләнгән. Икенче хатыны — Виктория, блогер, удмурт кызы, уртак балалары — Тимур. Беренче никахтан Асия исемле кызы бар.

Искәрмәләр

Төркем:Сценарийчылар