Әбделмән (, ) — Удмурт Республикасының Кече Пурга районындагы бердән бер татар авылы.
Географиясе Авыл республиканың көньяк өлешендә, катнаш урман зонасында, автомобиль юлының көнбатышында, районның административ үзәге Кече Пурга авылыннан төньяк-көнбатышка турыдан якынча 2 километр ераклыкта урнашкан.
Климаты Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын, карлы кышлар һәм кыска, чагыштырмача эссе җәйләр хас. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C; иң салкынның (гыйнвар) −14,3 °C. Үсеш чоры 160—170 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 538 мм, шуның 353 ммы апрель һәм октябрь айлары арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә.
Тарихы Әбделмән авылын 1875 елда Ижевск Заводы поселогыннан күчеп килүчеләр нигезли. Халкы игенчелек һәм аучылык, Ижевск металлургия заводы өчен агач күмере әзерләү белән шөгыльләнгән.Онлайн — энциклопедия TataricaСердце, помнящее корни — 150 лет истории (Малопургинское райпо).
1884 елда авылда 9 йортта 43 кеше яшәгән, барысы да татарлар.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 7. Сарапульский уезд. Ч. 2. Подворная опись. — Вятка, 1892. 1905 елда 25 йортта 153Списки населенных мест Сарапульского уезда за 1905 год // ЦГАКО. Ф. 574. Оп. 2. Ед. хр. 617/8, 1924 елда 46 йортта 226Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924., 1959 елда 270Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704., 1979 елда 160 кеше яшәгән.Источник: Всесоюзная перепись населения 1979 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту (Таблица 2). Удмуртская АССР // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 6036.
Халык саны
Милли составы 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 79 кешенең 82 % ын татарлар тәшкил иткән.
Шәхесләр Закир Солтанов — Советлар Союзы Герое. Мәгариф
1920 елларның икенче яртысыннан 1970 еллар башына кадәр авылда татар мәктәбе эшләгән.
Искәрмәләр
Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Кече Пурга районы торак пунктлары