Кызыл Кама районы (, ) — Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 68 авыл бар, шуларның 30-ы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Краснокамский район.

Районда татар авыллары: Иске Уразай, Яңа Уразай, Савыз, Савызбаш, Яңа Кабан, Кузгау, Әшет, Яңавыл, Бачкытау, Иске Җанҗегет, Яңа Җанҗегет, Иске Мошты, Уртавыл, Яңа Мошты, Сабанчы, Яңавыл, Яңа Татыш, Барьязыбаш, Куян, Иске Әшит, Такталачык, Ялгызнарат, Яңа Бөртек, Иске Бөртек, Мерәс, Яңа Хаҗи, Яңа Нугай, Яңа Чуганак, Шәрип кишәрлеге, Күпербаш, Чишмә.

Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган. Район үзәге Николо-Берёзовкада да, элеккеге рус авыллары Саклау, Раздолье авылларында да, һәм район составына кермәгән, тик район эчендә урнашкан Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә, Энергетик бистәсендә, Хмелёвка, Ташкын, Әмҗә авылларында да татарлар күпчелекне тәшкил итә.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше (яңавыл урынчылыгы) таралган. Яңа Хаҗи, Яңа Бөртек, Иске Бөртек, Мерәс авылларында минзәлә сөйләшеннән бөре сөйләшенә таба күчеш бар.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Татар телендә генә Яңа Каенлык, Иске Каенлык дигән ике башкорт авылы да, Әшмән дигән чирмеш авылы халкы да сөйләшә.

Юкка чыккан татар авыллары: Буйтамак, Иске Кабан, Яңа Такталачык, Иске Нугай, Иске Аткүл, Янәй-Иткенә, Яңа Карт, Урал.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Кызыл Кама районы *