Илдар Хәтмуллин, Илдар Булат улы Хәтмуллин (Ильдар Булатович Хатмуллин; 1979 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Арый) ― мәдәният эшлеклесе, биюче–балет артисты, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Балетмейстер Хәтмуллин Илдар Булатович. Сәнгать составы, элегрәк «Сармат» халык биюе ансамбле җитәкчесе, «Сибай» халык биюе ансамбле репетиторы. Башкортстанның (2023) һәм Татарстанның (2025) атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле 1979 елның 26 ноябрендә Башкортстан АССР Дуван районы Арый авылында туганСегодня свой день рождения празднует Ильдар Булатович Хатмуллин. vk.com, 26.11.2025Рузилә Ҡолөмбәтова. Илнар Хәтмуллин иҫтәлегенә. «Һәнәк», 19.10.2023

Стәрлетамакта республика мәдәният техникумын тәмамлаган (2012 елдан мәдәният һәм сәнгать көллияте)Ильдар Хатмуллин, Сибай Россия.

1997―2000 елларда Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле балет артисты.

2000 елдан Сибай филармониясенең «Сибай» халык биюләре ансамбле биючесе, соңрак ансамбль репетиторы (ансамбль ― 2017 елда «Байык» телевизион бию конкурсында Гран-при иясе)Поздравляем народный ансамбль народного танца "Сармат" (руководитель Хатмуллин Ильдар). Городской портал Сибай 24, 14.12.2017

Хәзерге вакытта ― Актанышта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 ― «Байык» телевизион бию конкурсында «Иң яхшы репетитор» номинациясендә җиңүче 2023 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ / Министерство культуры Республики Башкортостан. culture.bashkortostan.ru, 23.12.2023Ләйсән Газизова. «Агыйдел» ансамбле балетмейстеры Илдар Хатмуллинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Актаныш-информ, 24.12.2023 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты Дамир Натфуллин: Актанышның «Агыйдел» ансамбле – уникаль иҗат коллективы. Татар-информ, 23.12.2025

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны ― биюче, «Сибай» бию ансамбле репетиторы Лариса Шәйнур кызы, Башкортстанның атказанган артисты (2023)Илнар Хәтмуллиндың әсәһенә - юғары награда. Башҡортостан гәзите, 25.07.2023Резида Валитова. Бердәмлек һәм теләктәшлек үрнәген күрсәттеләр. «Кызыл Таң», 16.10.2022. Улы Илнар Илдар улы (05.04.2000–30.06.2023), 2017 елдан Сибай театр-концерт берләшмәсенең бию ансамбле солисты, 2023 елда Махсус хәрби операциядә һәлак булган Махсус хәрби операциядә артист Илнар Хәтмуллин һәлак булган. «Өмет», 9.07.2023Махсус хәрби операциядә һәлак булган артист Илнар Хатмуллинның соңгы биюе. Интертат, 8.07.2023. Илнарның хатыны Фидалия, улы Аслан (2023)Илнар Хәтмуллин. tamasha-rb.ru, 10.07.2023Танец Героя Ильнара Хатмуллина. Видео 03:24 от «БСТ» 14 ноября 2024 года. кызы Искәрмәләр

Сылтамалар «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле рәсми сайты Гөлназ Хәбибуллина. Украинада һәлак биюче Илнар турында: «Әтисе биеп өлгермәгән биюләрне улы биеп үсәр...». Интертат, 13.07.2023

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Биючеләр Төркем:Хореографлар Төркем:Балетмейстерлар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар