Благовар районы (, ) — Башкортстанда, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 87 авыл бар, шуларның 53-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Благоварский район.

Районда татар авыллары: 1нче Алкино, Агарды, Әхмәт, Ахун, Болышлы, Бәрсүән, Башбүләк, Баштирмә, Биек Усак, Благовар, Бозаулык, Югары Каргалы, Дүсмәт, Зур Бүләк, Камышлы, Каргалыбаш, Каргалытамак, Кашкалаша, Күгел, Күллекүл, Күчәрбай, Кызыл Чишмә, Кызыл Йолдыз, Ламу, Түбән Каргалы, Яңа Абзан, Яңа Бүләк, Яңа Сынташ, Янбакты разъезды, Сарайлы, Слакбаш, Иске Абзан, Иске Әмир, Иске Усман, Иске Сынташ, Сынташтамак, Такчура, Таллыкүл, Таң, Төркәй, Түрештамак, Өйдрәкбаш, Узыбаш, Олы Әрәмә, Усман, Хәйдәр, Чәтрә, 2нче Чулпан, Шәмәй, Шырлык, Яланкүл, Ямакай, Яңыш, Япаркүл. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Моннан тыш, элеккеге 14 рус, украин, алман авылларында да, район үзәге Язикәүдә дә, татарлар хәзер күпчелекне тәшкил итә: Восточный, Голышево, Дмитриевка, Домбровка, Западный, Заречный, Ильинка, Климентовка, Коб-Покровка, Мирный, Моисеево, Нейфельд, Яңа Троицкий, Троицк. Районда 17 генә кечкенә рус, алман, украин авылы калган.

Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләше районның көньяк һәм төньяк авылларында, минзәлә сөйләше үзәк авылларда, һәм райондагы Иске Сынны дигән бердәнбер башкорт-татар авылында да таралган. Иске Сынны Илчембәт дигән башкорт һәм Сынны дигән татар авыллары кушылудан барлыкка килгән. Татар телендә инде юкка чыккан Үрнәк, Шарлыкүл дигән башкорт авыллары халкы да сөйләшкән.

Юкка чыккан татар авыллары: Яңа Сынны, Ак Ялан, Таң, Яңа Шарлык, Яңа Күзәй, Чәрмәсән, Икенче Шәйхали.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Благовар районы *