Бөре районы (, ) — Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 78 авыл бар, шуларның 10-сы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Бирский район.
Районда татар авыллары: Яңа Баеш, Яңа Биктимер, Яңа Яндыз, Чишмә, Үгез, Романовка, Мансур, Шестыково, Яңатау, Үрнәк. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм байкыбаш сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Байкыбаш сөйләше Чишмә, Үгез, Романовка, Шестыково, Яңатау авылларында таралган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм районда булган ике башкорт-татар авылы (Түбән Лачынтау, Югары Лачынтау) халкы да сөйләшә.
Юкка чыккан татар авыллары: Салкын Чишмә, Нур, Шадый.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Бөре районы *