Русиньш Мартыньш Фрейвалдс (латыш телендә: Rūsiņš Mārtiņš Freivalds; 1942 елның 10 ноябре, Цесвайне — 2016 елның 4 январе, Рига) — Латвия һәм Совет галиме.

Фәнни эшчәнлеге 1971 елда — Новосибирск дәүләт университетында кандидат диссертациясен яклаган (фәнни җитәкче — Б. А. Трахтенброт). 1985 елда — Мәскәү дәүләт университетында доктор диссертациясен (Латвиядә хаб. фәннәр докторы).

1992 елдан бирле — Латвия университеты профессоры, 1992 елдан бирле — Латвия фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы, 1998 елдан бирле — Латвия университетының математика һәм информатика институтының әйдәп баручы тикшеренүчесе.

1992 елдан 2010 елга кадәр Латвия Фәнни шурасының эксперт комиссиясендә эшләгән. Матрица тапкырламасының верификациясе өчен Фрейвалдс алгоритмын эшләгән.

Бүләкләре Латвия фәннәр Академиясенең Зур Медале (2003 ел) A/S GRINDEX (2003 ел) «Эффектив ихтималлылык алгоритмнары» хезмәтләр циклы өчен Латвия фәннәр Академиясеннән Эйжен Ариньш исемендәге бүләк (2000 ел)

Искәрмәләр

Сылтамалар Rusins Freivalds, LU MII. Rusins Martins Freivalds, Latvian Scientists, LZA. Rūsiņš Mārtiņš Freivalds, LU. Rusins Martins Freivalds TCS Genealogy. DBLP un arXiv.org Публикации. Төркем:Математиклар