Владас Сидоравичюс (литва телендә: Vladas Sidoravicius; 1963, Вильнюс — 2019 елның 23 мае, Шанхай) — ихтималлыклар теориясен өйрәнүендә махсуслашкан Литва-Бразилия математигы.

Белем алуы һәм карьерасы Владас Сидоравичюс Вильнюс университетында математиканы өйрәнгән, анда 1985 елда диплом һәм 1986 елда магистр дәрәҗәсен алган. Шул ук елны Мәскәү дәүләт университетына кергән, анда 1990 елда доктор дәрәҗәсенә ия булган. Аның фәнни җитәкчесе физика-математика фәннәре докторы Вадим Малышев булган. 1991 елдан 1993 елга кадәр Сидоравичюс Гейдельберг университетында һәм Париж-Дофин Университетында аспирант булган. 1990-ынчы еллар башында дөнья галимнәре арасында ихтималлыклар теориясе өлкәсендә тикшеренүләренә күрә ат казанган. 1993 елда Сидоравичюс Бразилиягә күчкән, анда натуральләшкән граждан булган һәм 1999 елдан 2015 елга кадәр Рио-де-Жанейрода Пура-э-Апликада Милли математика институтының тулы хокуклы профессоры булган, аннан соң ул Кытайга күчкән. Шанхайның Нью-Йорк университетында (NYU Shanghai) ул математика профессоры булып эшләгән һәм шулай ук 2015 елдан 2019 елда 55 яшендә үлеменә кадәр Шанхай математика фәннәре институтының (Көнчыгыш-Кытай педагогика университеты) мөдир урынбасары вазифасын биләгән. Сидоравичюс рецензияләнгән журналларда йөздән артык мәкаләнең авторы яки автордашы булып тора. Ул еш математик Гарри Кестен белән хезмәттәшлек иткән. 2008 елда аларның «Инфекция таралышы турында форма теориясе» мәкаләсе иң резонанслы булган.. 2014 елда Сидравичюс Сеулда Халыкара математиклар конгрессында чакырылган чыгыш ясаучы булган. 2019 елда XXIII Бразилия ихтималлык мәктәбе (португаль телдә: XXIII Escola Brasileira de Probabilidade) аның истәлегенә багышланган булган.

Кайбер басмалары

Мәкаләләр

2009

Китаплар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Математиклар