Кызыл Чишмә мәчете, Түбән Кама шәһәренең Кызыл Чишмә бистәсе мәчете () ― Татарстанның Түбән Кама шәһәренең Кызыл Чишмә бистәсендә 1996 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләштерелгән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җирле мөселман дини оешмасы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мөхтәсибәтенә карый. Әлеге мөхтәсибәт карамагында 25 мәчет (2025 елга)Нижнекамский мухтасибат — мечеть «Джамиг» Главная. Карта мухтасибата. muhtasibatnk.ru.

Тарих Кызыл Чишмә бистәсендә мәчет 1989―1996 елларда мәхәллә кешеләре көче белән иганә акчаларына төзелгән. Шәһәрдән трамвай юлы белән бистәгә керү урынында урнашкан. Бу мәчет ― хәзерге Татарстанда төзелгән беренче мөселман гыйбадәтханәләренең берсе. Түбән Каманың 30 еллык юбилеена бистәне һәм Чулман буендагы Изге Чишмәне тулысынча реконструкцияләгән һәм төзекләндергән вакытта төзелгәнИстория. nkama.ru.

Мәчетнең архитекторлары: Р. И. Макуев һәм Ф. Г. Ханов, проектлаучы ― И. СабитовКрасноключинская мечеть, Красный Ключ. Командировка.ру.

Җирле мөселман дини оешмасы ― Кызыл Чишмә бистәсе мәхәлләсе 1992 елның 9 июнендә рәсми теркәлгәнМирсаетов Ильнар Муллаханович. Биредә җомга намазлары, хөтбәләр, дәресләр, төрле чаралар, Коръән уку конкурслары һәм дини бәйрәмнәр үткәрелеп килгән. Рамазан аенда һәр көнне өч йөзгә якын кеше ифтарга җыелган.

2021 елда мәхәллә кешеләре шәһәр мэры Айдар Метшинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мәчет бинасында, грунт сулары аркасында, ярыклар барлыкка килгән, түбәсеннән су үтә башлаган, фундамент ныгыту эшләрен башкаруны таләп иткән. Барлык эшләрне башкару өчен, территорияне төзекләндерү һәм су агызу мәсьәләләрен хәл итүне дә кертеп, 30 млн сумга якын акча таләп ителгәнОльга Плешкова. В Нижнекамске жители просят спасти мечеть, построенную на пожертвования. «Реальное время», 13.08.2021. 2022 елдан мәчеттә реставрация эшләре башланган. Мәхәллә кешеләренең иминлеген тәэмин итү өчен мәчетне тулысынча ремонтларга булганнар. Фундаментны саклап калу өчен отмосткаларны ачу, ремонтлау (гидроизоляцияләү, җылыту) эшләре алып барыла. Торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренә тоташтыру (салкын һәм кайнар су торбаларына, җылылыкка), шулай ук үзәк канализация челтәренә тоташтыру бара. Түбәне ремонтлау, су агу проблемасыннан котылу өчен аны ике яклы итү (хәзер күпкырлы) планлаштырыла. Мәчеткә тиешле ремонт ясау өчен мөселманнардан акча җыю оештырылганМечеть пос. Красный Ключ Вконтакте.

Тасвирлама Бу мәчет бистәгә керү урынында ук, урман кырыенда, Совет урамында соңгы трамвай тукталышыннан һәм Чулман елгасы яр буеннан ерак түгел урнашкан. Гадәти булмаган архитектурага ия: пирамида түбәле тәбәнәк төп бина һәм янәшәдәге манара Krasny Klyuch Mosque. tripadvisor.com.

Мәчетнең көнбатыш һәм көнчыгыш фасадлары ягыннан берничә керү урыны бар. Шулай ук үз китапханәсе, мәдәният һәм тарих үзәге бар. Биредә «Рисалә» мәктәбе урнашкан, анда бөтен Россиядән килгән егетләр укыйАлёна Горбунова. Мечеть в посёлке Красный Ключ. Культурный дневник школьника, 18.04.2023.

Имам 2018 елның 27 февраленнән мәчетнең имам-хатыйбы Муллахан улы Амаль (Илнур) хәзрәт Мирсәетов, Россия ислам институтында белем алаАмаль Мирсаетов Вконтакте.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мечеть пос. Красный Ключ Вконтакте Нижнекамск: достопримечательности (40 лучших мест). Indie View

Моны да карагыз Түбән Кама җәмигъ мәчете

Төркем:Түбән Кама мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр