Родриго Пас Перейра (; 1967 елның 22 сентябре, Испания дәүләте, Галисия, Сантьяго-де-Компостела) ― боливияле сәяси эшлекле, 2025 елның 8 ноябреннән Күпмилләтле Боливия Дәүләтенең сайланган президентыНаталия Портякова. В Боливии впервые за почти 20 лет избран правоцентристский президент. kommersant.ru, 20.10.2025.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 22 сентябрендәSí, Rodrigo Paz es tarijeño y pariente de Víctor Paz y Motete Zamora elpais.bo, vom 21. August 2025 Франко Испаниясенең автоном җәмгыяте Галисиянең административ үзәге Сантьяго-де-Компостела шәһәрендә туган. Балачагы һәм яшьлеге әтисенең 1970 һәм 1980-еллар башында хәрби диктатуралар вакытында сәяси эшчәнлеге нәтиҗәсе булган сәяси сөргендә үткәргән. Төрле илләрдә күпсанлы иезуит мәктәпләрендә укыган. Боливиядә демократия торгызылгач, Ла-Паста Сан-Игнасио мәктәбенә укырга кергән. Соңрак АКШта Вашингтонда (Колумбия округы) укыган, анда икътисадта махсуслашу белән халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсен һәм сәяси менеджмент өлкәсендә магистр дәрәҗәсен алган. президентлыгы вакытында (1997―2002) Боливиянең Испаниядәге илчелегендә коммерция атташесы булып эшләгән һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасында вакытлыча ышанычлы вәкил булган.

Сәяси карьерасы 2020 елдан департаментыннан Боливия сенаторы El alcalde de Tarija va como candidato a primer senador por Comunidad Ciudadana. Элегрәк (2015 елдан 2020 елга кадәр) Тариха мэры һәм 2010 елдан 2015 елга кадәр Тариха муниципаль советы рәисе вазыйфасын биләгән. 2005 елдан 2010 елга кадәр 46нчы һәм 2002 елдан 2006 елга кадәр 49нчы округлардан Боливиянең сул сәяси фиркасе (лидеры ― әтисе, элеккеге (1989–1993) Президент ) фиркасе әгъзасы буларак, Тарихадан Боливия әгъзасы булганDatos Oficiales de la CNE: Nomina de diputados y senadores electos.

Родриго Пас Перейра ― 2025 елгы Президентлыкка «Христиан-демократлар партиясе»ннән (PDC) кандидатRodrigo Paz es el candidato a la presidencia por el PDC — Agencias de Noticias Fides. Вице-президент постына элеккеге полиция капитаны сайланган. 32% тавыш җыеп, 17 августта тавыш бирүнең беренче турында беренче урынны яулаган, 19 октябрьдә икенче турда 54,61 % тавыш җыйган һәм элеккеге Президент (2001–2002) (45,39 %) өстен чыккан.

Шәхси тормышы Өйләнгән. Өч бала атасы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Senate profile Chamber of Senators (Bolivia). Biography by CIDOB

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Боливия сәясәтчеләре Төркем:Боливия президентлары Төркем:Америка университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре