Хәтер көне — татар халкы тарихында 1552 елның иске стиль белән 2 октябрь көнендә Русия патшалыгы гаскәрләре Казан ханлыгы башкаласы Казанны алганда һәлак булганнарны традицион искә алу көне.

Дөньяда Бүгенге көндә иң билгеле хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышын туктату аңлашмасында рәсми килеш билгеләнгән 11 ноябрь көне: ның Bleuet de France (франц.) — ветераннар, сугыш корбаннары, тол калган хатыннар һәм ятим балалар турында хәтер һәм аларга таба теләктәшлек символы. ның Хәтер мәк чәчәге (ингл.) — корбаннарны искә алу һәм аларның туганнарына теләктәшлек белдерү символы. та бу көн хәрби хезмәт ветераннарына багышлана, дәүләт гаскәрендә хезмәт иткәндә халәкъ булган ватандашларын май аеның соңгы дүшәмбе искә алалар.

Россиядә Казан татарларының күпчелеге бүгенге көндә яшәгән Россия илендә төп хәтер көне буларак Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Хәтер һәм матәм көне (рус.) билгеләнә.

Кар десанты — 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итүче студентлар хәрәкәте.

 — Георгий тасмасы (рус.) акциясе чикләрендә таратылган хәтер символы.

Кызыклы фактлар

Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе Татарстанда рәсми бәйрәм статусына ия булып, варислары дип саналган Казан татарлары тарафыннан ел саен үзенә багышланган Изге Болгар җыены үткәрелсә дә, 1236-1237 елларында ның юк ителүне искә алуга багышланган иҗтимагый чаралар әлегә үткәрелми. Бу тарих битләре бөтенләй онытылмаган — Соңгы монгол явы чикләрендә нең Бату ханы җитәкләгән көчләре тарафыннан башкаласы Биләрнең тармар ителүе, Болгар һәм башка калаларны алуы, бу бәрелешләрдә һәлак булганнары азмы-күпме Биләр һәм Болгар музей-тыюлыклары, Казандагы милли һәм башка җирле тарих музейларындагы экспозицияләрендә яктыртыла. Казан һәм башка татарлар тарихында әһәмиятле урын алган ның 1483 елда юкка чыгуы, Россия империясе чоры 1891-1892 һәм ССРБ чоры 1921-1922, 1932-1933 һәм 1946-1947 ачлыклары, язма чыганакларда сакланылган 541-… , 1346-53 һәм 1654-55 чума, XVII гасыр башыннан чәчәк авыруы, 1830-1831 һәм соңрак шулай ук ваба эпидемияләре, 1917—1918 еллардагы Идел-Урал штаты, 9-11.05.1938 Казан атып үтерүләре, башка совет репрессияләре вакыйгалары һәм корбаннырына багышланган хәтер көннәре дә билгеләнми әлегә.