Чыңгыз Абдуллаев, Чыңгыз Акиф улы Абдуллаев (; ; 1959 елның 7 апреле, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) ― азәрбайҗан язучысы, рус һәм азәрбайҗан телләрендә яза. Сәяси детектив жанрына өстенлек бирә. Азәрбайҗанның халык язучысы (2005).

Тәрҗемәи хәле 1959 елның 7 апрелендә Бакуда зыялы гаиләдә туганПисатель Чингиз Абдуллаев: биография и библиография.

Бакуның 189нчы мәктәбен (1976 елда), Азәрбәйҗан дәүләт университетының юридик факультетын (1981 елда) тәмамлаган. Азәрбайҗан, рус, инглиз, итальян, төрек һәм фарсы телләрен беләЧингиз Абдуллаев.

Халыкара хокукта агрессия темасына кандидатлык, Халыкара хокукта җинаятьчелек темасына докторлык (1991 елда) дисссертацияләре яклаган.

Иҗаты Чыңгыз Абдуллаев ― рус телендә психологик һәм сәяси детектив жанрында үз әсәрләрен иҗат итүче бердәнбер азәрбайҗан язучысы. Әдәби эшчәнлеге берничә лирик хикәядән башланган, алар арасында «Вальс» (1981) һәм «Икмәк кисәге» (1981―1982). Язучының беренче эре әсәре — «Зәңгәр фәрештәләр» романы 1988 елда Бакуда басылып чыккан. Соңрак «Канун негодяев», «Кредо негодяев» һәм «Совесть негодяев» трилогиясе дөнья күргән. Герое халыкара эксперт Дронго булган 118 әсәре басылып чыккан. Серия дәвам итә.

Чыңгыз Абдуллаевның күпчелек сценарийлары азәрбайҗан телендә язылган.

Кискен сюжет, геройларның алдан әйтеп булмый торган язмышлары, үткер тел, шулай ук хикәяләү канвасына реаль фактлар һәм документлар кертү — болар барысы да Чыңгыз Абдуллаев романнарын детектив әдәбиятның сизелерлек күренешенә әйләндерә. Тарихи темаларга да яза.

Китаплары 18 телгә тәрҗемә ителгән һәм БДБ, Балтыйк буе илләрендә, АКШта, Франциядә, Швециядә, Норвегиядә, Румыниядә, Израильдә, Болгариядә, Сербиядә, Албаниядә басылып чыккан. Китапларының гомуми тиражы 26 млн данәдән артык.

Романнары буенча 7 фильм һәм 2 сериал төшерелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― Азәрбайҗанның халык язучысы ― азәрбайҗан әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Зөләйха (Алиева, 1968 елгы), табиб-офтальмолог, балалары: кызы Нәргиз (1988 елгы), улы Җәмил (1993 елгы) Лондонда белем алганнар, Бөекбританиядә яшиләр һәм эшлиләр.

Искәрмәләр

Сылтамалар Abdullayev Çingiz Akif oğlu

Төркем:Бакы дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Юридик фәннәр докторлары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗанның халык язучылары Төркем:Азәрбайҗан драматурглары Төркем:Азәрбайҗан публицистлары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Детектив язучылар Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары Төркем:«Һомай» премиясе лауреатлары Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Шәрәф ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары