Аваза () — Төрекмәнбашы шәһәренең әтрабы (районы) һәм Каспий диңгезенең көнчыгышындагы курорт, Төрекмәнстанның милли туристлык зонасы, Балкан вилаятенә керүче Төрекмәнбашы шәһәре үзәгеннән 12 км читтә урнашкан.

Рәсми статусы һәм атамасы ― «Аваза́» милли туристлык зонасы (). 96,6 км² мәйдан биләүче әтрапка, курорттан тыш, халыкара аэропорт, берничә зур булмаган бистә керә.

Тарих 2007 елның маенда Төрекмәнбашы шәһәрендә узган саммитта Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов экологик чиста яр буенда дөнья дәрәҗәсендәге курорт булдыру идеясе белән чыгыш ясаган. Аңа кадәр Каспий яр буендагы 3000 гә якын шәхси йорт җимертелгән.

Саммиттан соң ике ай узгач, 2007 елның 21 июлендә, Каспий диңгезе ярында, «Сәрдар» кунакханәсендә булачак диңгез курортының беренче презентациясе булган, анда дистәләгән чит ил төзелеш фирмалары һәм инвестиция компанияләре катнашкан.

Беренче төзелгән объект Төрекмәнстанның хокук саклау органнары һәм көч ведомстволары заказы буенча төзелгән 308 урынлык «Ватанчи» шифаханә тибындагы ял йорты булган. Аның артыннан Төрекмәнстанның су, тимер юл транспорты, нефть-газ, энергетика сәнәгате һәм башка тармаклары хезмәткәрләре өчен төзелгән супер заманча ак мәрмәр шифаханәләр һәм кунакханәләр ачылган.

2010 елның 12 апрелендә Аваза территориясендә куәте 254 мегаватт булган газ турбиналы электр станциясе, тәүлегенә 35 мең куб метр төче су җитештерә торган диңгез суын төчеләндерүче, Төрекмәнбашы шәһәренең яңа халыкара аэропорты, унбер автомобиль һәм җәяүлеләр күперләре булган, җиде километр озынлыктагы, суднолар йөри торган канал файдалануга тапшырылган.

2010 елның җәендә балалар һәм өлкәннәр өчен ике яңа шифаханә ачылган — «Даянч» һәм «Арзув», алар Төрекмәнстан профсоюзларының милли үзәге һәм Төрекмәнбашы нефть эшкәртү заводлары комплексы заказы буенча төзелгән.

2010 елның 8 октябрендә Аваза яр буен 40 метрдан 100 метрга кадәр биеклектәге диңгез гейзерлары һәм интерактив фонтаннарның парк ансамбле, шулай ук ял итү урыннары һәм массакүләм тантаналар өчен амфитеатр бизәгән.

2012 елның җәеннән башлап Авазада гаилә белән ял итү мөмкин булган, «Шапак» коттеджлар комплексы ачылган,шулай ук Төрекмәнстанның Сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы заказы буенча «Бәрәкәт» отеле төзелгән, объектны ачуда президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов катнашканref></ref>.

2013 елның июнендә «Ефәк юлы», «Шовхун», «Галкыныш» һәм «Ашхабад» коттеджлар комплекслары, «Дашогуз», «Лебап», «Мары», «Ахал», «Балкан» сәламәтлек һәм ял үзәкләре, «Хасыл» һәм «Дениз» кунакханәләре, «Йелкен» яхт-клубы, 266 урынлык автотукталыш ачылган. Авазда яңа объектлар ачу кысаларында , Мостафа Сандал, Нэнси Аджрам, Зийнет Сали, Филипп Киркоров, Ани Лорак, Сати Казанова һәм REFLEX төркеме чыгыш ясаган.

2013 елның 31 июлендә туристлык зонасы Төрекмәнбашы шәһәренең яңа төзелгән Аваза әтрабы составына кергән.

2013 елның 8 октябрендә Авазада «Сейран», «Таҗир», «Беркарар» кунакханәләре, супермаркет, шулай ук 100 м биеклектәге яңа истәлекле урын — флагшток ачылган.

2015 елда тагын 4 кунакханә — «Мердана», «Багтыяр», «Шәмәкан» һәм «Хәзәр», шулай ук 3 парк — «Алемгошар», «Дениз мерджени», «Джадылы кенар» ачылган. Моннан тыш, спорткомплекс һәм конгресс-үзәк ачылган.

2016 елның сентябрендә Төрекмәнстанның нефть һәм газ министрлыгы заказы буенча төзелгән һәм зур матур корабльгә охшаган «Гями» кунакханәсе; шулай ук «Толкун» яхт-клубы һәм «Ак Йелкен» коттедж комплексы ачылган.

2020 елның маенда covid-19 пандемиясе белән бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, җәйге сезонда Авазада мәдәни-массакүләм чаралар уздыру чикләнгән. 2021 елның апрелендә бу чикләү алынган.

Авазада туризм

Җәйге сезонда Авазага бөтен Төрекмәнстаннан һәм чит илләрдән туристлар килә. Авазада бер үк вакытта ял итүчеләр саны якынча 4000 кеше. Хәзерге вакытта курортта планлаштырылган алтмыштан 17 кунакханә, 6 коттедж комплексы, 7 сәламәтләндерү үзәге, 2 яхт-клуб, шулай ук 7 чакрым озынлыктагы, суднолар йөри торган, бетонланган елга буенда урнашкан рестораннар һәм кафелар төзелгән. Яңа шифаханәләр, гаилә ялы өчен коттеджлар һәм затлы виллалар, спорт һәм күңел ачу комплекслары төзелә.

Дәүләт дәрәҗәсендә Аваза яр буенда күңел ачу үзәге булган аквапарк, океанариум, мини-автоспорт белән шөгыльләнү өчен картинг үзәге, гольф-үзәк, кибетләр, велотрек, дельфинарий, планетарий, кинотеатр һәм аттракционнар паркы төзү турында карарлар кабул ителгән.

Туристларны Авазага искиткеч инфраструктура да җәлеп итә. Төрекмәнбашы шәһәре янында Төрекмәнбашы халыкара аэропортының терминалы, Төрекмәнбашы халыкара диңгез порты һәм Төрекмәнбашы пассажир тимер юл станциясе урнашкан.

Климат Уртача еллык температура +14,6 °C Уртача еллык җил тизлеге (Бофорт шкаласы) ― 3,8 м/сек. Уртача еллык һава дымлылыгы ― 60 %

Тәнкыйть Британия басмасы The Daily Telegraph Аваза курортын кайчан да булса төзелгән иң начар планлаштырылган курорт дип атаганAwaza, Turkmenistan: the most ill-conceived resort ever built?. Аның кимчелекләренә керә: кунакханәләрдә краннарда күгәргән су; бизәүнең ярашмый торган архитектура һәм дизайнер стильләре; кунакханәләрдә халык аз яши һәм бер үк вакытта тагын да күбрәк төзелеш планнары; якын-тирәдә урнашкан Төрекмәнбашы нефть эшкәртү заводлары комплексыннан килгән авыр ис; Каспий диңгезе суы хәтта иң эссе айларда да пляж ялы өчен артык салкын; Төрекмәнбашы аэропорты, халыкара аэропорт статусы булуга карамастан, эчке рейсларны гына кабул итә; курорт комплексын төзүнең югары бәясе.

Саммит ― 2025 2025 елның 5-8 август көннәрендә Төрекмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристлык зонасында Берләшкән Милләтләр Оешмасының диңгезгә чыгу юлы булмаган, үсеп килүче дәүләтләрнең үсеш мәсьәләләренә багышланган өченче конференциясе уза (БМО карары буенча бу дәүләтләр төркеменә Азия, Африка, Европа һәм Көньяк Америкадан 32 ил керә). Конференциянең төп темасы ― «Партнерлык аша прогрессны алга җибәрү». Конференцияне Төрекмәнстанда уздыру карары 2023 елда ук кабул ителгән. Саммитта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составына керә Татарстан Рәисенең Төрекмәнстанга сәфәре: татарча каршылау һәм күптәнге дус белән очрашу. Интертат, 6.08.2025Раис Республики Татарстан принял участие в работе Конференции ООН. Официальный сайт Раиса РТ, 5.08.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Национальная туристическая зона «Аваза» Добро пожаловать в Туркменистан Туркменистан для туристов начинается с Авазы Аваза: Инновации в архитектуре и строительстве Туркменистан превратился в туристический рай

Төркем:Төрекмәнстан курортлары Төркем:Аваза Төркем:Төрекмәнбашы Төркем:Каспий диңгезе