Мәҗит Вәлиуллин, Мәҗит Әгъли улы Вәлиуллин (1941 елның 24 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Йосыф-Алан) ― педагог, журналист, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары (1987 елдан), Татарстан АССР (1988) һәм Россия Федерациясенең (2003) атказанган мәдәният хезмәткәре. Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2008).
Тәрҗемәи хәле 1941 елның 24 июлендәМазит Валиуллин Вконтакте Саба районының Юлбат авыл җирлегенә керүче Йосыф-Алан авылында туган.
Казан дәүләт педагогика институтының (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора) тарих мәгарифе факультетын (гомуми тарих кафедрасы) тәмамлаган (1967).
1961 елдан Казан шәһәре мәктәпләрендә тарих фәне укытучысы булып эшләгән.
1967 елдан «Яшь ленинчы» газетасында (2014 елга кадәр «Сабантуй» газетасы, 2014 елдан журналы) Журнал тарихы. «Сабантуй» әдәби хезмәткәр, 1975 елдан ― бүлек мөдире.
1977 елдан айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы «Совет мәктәбе» (1990 елдан «Мәгариф») журналында: педагогика һәм методика бүлеге мөхәррире, 1986–1987 елларда ― җаваплы сәркәтип, 1987 елдан ― баш мөхәррир урынбасары.
Татар телен укыту методикасы, хезмәт укыту һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре буенча китаплар һәм күп санлы мәкаләләр, очерклар авторы. Очерк һәм мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Советская Татария» газеталарында, «Азат хатын», «Ялкын» журналларында басылган. Язмаларында шулай ук Россия һәм Татарстанда мәгариф системасының үсеш юлларын, яшь буынны укыту һәм әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләрен яктырта Мазит Аглиевич Валиуллин. Википедия - Новые страницы ВКонтакте.
Хезмәтләре Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1988. Без – Ильич оныклары (сыйныф җитәкчеләре, өлкән пионервожатыйлар, пионер активлары өчен методик кулланма). Казан: ТКН, 1990. ISBN 5-298-00323-0 Мы ― внуки Ильича. РГБ 3 нче класста татар теле дәресләре (укытучы өчен кулланма). Казан: ТКН, 1991 (автордаш)Уроки татарского языка в 3-м классе. НЭБ.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 ― Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре 2003 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре ― мәдәният, матбугат һәм телерадиотапшырулар өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Валиуллин Мазит Аглиевич. Награды России, 2003-05-05 Указ Президента Российской Федерации № 500 от 5.05.2003 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2008 ― К. Насыйри исемендәге премия Каюм Насыйри бүләге лауреатлары. «Каюм Насыйри» сайты
Искәрмәләр
Сылтамалар Вәлиуллин Мәҗит Әгъли улы. Онлайн-энциклопедия Tatarica
Төркем:Татар педагоглары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Мәгариф журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр