Казан шәһәренең Мактау китабы () ― Казан халык депутатлары Советы карары белән 2005 елның 30 мартында булдырылган шәһәрнең аерым мактау билгесе. Казанның Мактау китабына аерым гражданнарның исем-фамилияләре, Татарстан эшчәнлегенең төрле өлкәләренә зур өлеш керткән предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр исемнәре кертелә.

Тарих Казанның Мактау китабы Казан халык депутатлары Советы карары белән 2005 елның 30 мартында булдырылган. Казанның Мактау китабына производство, фән, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, спорт һәм хокук тәртибе, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Казанның иминлеген үстерүгә, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә аның абруен күтәрүгә зур өлеш керткән аерым гражданнарның фамилияләре, предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр исемнәре кертелә.В Казанской ратуше наградили почетных граждан. Деловой квартал DK.RU, 01.09.2010.

60х40 см зурлыктагы Мактау китабы алтын йөгертелгән металл бизәкләр белән инкрустацияләнгән күннән эшләнгән. Күндә декор рәсемен кабатлаучы тиснение бар. Тышлыкта Зилант рәсеме һәм ике дәүләт телендә (рус һәм татар): «Книга почета Казани / Казанның Мактау китабы» дип язылган. Һәр битнең сул өлешендә фотосурәт өчен урын бар. Фотографиянең уң ягында кыскача биографик мәгълүматлар язылган текст, фотография һәм биография тексты астында бит киңлегендә Казан алдындагы казанышлары тасвирланган текст урнаштырыла.

2005 елдан 2018 елга кадәр Казанның Мактау китабына 100 граждан, коллектив, предприятие, учреждение кертелгән.Казанның Мактау китабы яңа исемнәр белән тулыланачак. Казанның рәсми порталы, 14.06.2019.

Статут

Казанның Мактау китабына эшчәнлекнең төрле өлкәләре үсешенә зур өлеш керткән, Татарстан башкаласы үсешенә йогынты ясаган, республикада, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә Казанның артуына булышлык иткән аерым гражданнарның фамилияләре, шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре исемнәре кертелә.

Казанның Мактау китабына кертү турындагы карарны Казан администрациясе башлыгы тәкъдиме буенча халык депутатларының Казан советы (Думасы) президиумы кабул итә. Карар массакүләм матбугат чараларында басыла. Аерым гражданнарны Казанның Мактау китабына кертү турындагы үтенеч хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары инициативасы буенча бирелә.

Мактау китабына кертелергә лаек булган һәр гражданга билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм күкрәк билгесе, предприятиегә, иҗтимагый оешма яки берләшмәгә билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм истәлек билгесе тапшырыла. Мактау китабына кертү турында таныклыклар А4 һәм А3 форматында перламутрлы беж төстәге кәгазьдән эшләнгән. Битнең алгы ягында милли стильдә шелкография ысулы белән орнамент ясалган, төсе ― бронза. Таныклыкның өске өлешендә алтын фольга белән Казан шәһәре гербы басылган, аста «Свидетельство / Таныклык» язуы урнашкан. Таныклыкның барлык язмалары һәм текстлары ике дәүләт теленең берсендә: рус яки татар телендә башкарыла. Күкрәк билгесе унике очлы йолдыз формасында. Йолдызның үзәгендә бордо эмаль фонында Зилант сурәтләнгән, эмаль фонының әйләнәсе буенча дәфнә (лавр) ботаклары, аста рус һәм татар телләрендә «Книга Почета города Казани / Казан шәһәренең Мактау Китабы» дип язылган кызыл эмаль тасма. Күкрәк билгесе кыйммәтле металдан (алтын йөгертелгән көмеш), истәлек билгесе шулай ук металлдан (алтын йөгертелгән никель белән капланган бакыр) эшләнгән. Билгеләрнең зурлыгы: күкрәк билгесе: диаметры 30 мм, фон әйләнәсе диаметры 20 мм; истәлек билгесе: диаметры 90 мм, фон әйләнәсе диаметры 60 мм.О внесении изменений в решение Казанской городской Думы «О муниципальных наградах города Казани». Pandia.ru.

Бүләкләр, гадәттә, Шәһәр көнендә ― 30 августта тапшырылаТремя фамилиями пополнилась Книга почета Казани. Татар-информ, 19.07.2013.

Мактау китабына кертелгәннәр